tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсенең тынгысыз ветераннары
Оренбург өлкәсенең тынгысыз ветераннары

Оренбург өлкәсенең тынгысыз ветераннары

31 гыйнварда Оренбург өлкә автономиясе каршында эшләп килгән Ветераннар оешмасының җыелышы узды. Аның рәисе В. Шафеев  узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Очрашуга җыелган ветераннар да үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Х. Ямашев исемендәге китапханәдә узган утырышта “Татарча диктант” акциясендә катнашкан ветераннарга сертификатлар да тапшырылды. Традиция буенча җыелыштан соң чәй өстәле оештырылды. Җыелучылар алдында Р. Кабиров өлкәннәрнең яраткан җырларын башкарып, күңелләрен күтәрде. Чарада өлкә автономия рәисе И. Я. Дәүләтов һәм  шәһәрнең “Туган тел” татар милли мәдәни автономиясе әгъзәләре дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*