tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты
Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты

Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты

19 февральдә Татар милли-мәдәни автономиясенең 2013 ел эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга перспектив планнарына багышланган зур җыелыш булып узды.  Ул шәһәрнең “Молодежный” исемле яшьләр мәдәният үзәгендә узды.

Делегатлар татар яшәгән һәр районнан килделәр : Каменка, Городище, Кузнецкий, Шемышейка, Сосновобор, Исса, Вадинск, Белинский,Неверкин. Шул районнардагы татар авылларыннан “Сура татарлары” исемендәге күргәзмәгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тауарлары китерделәр.

Бу чарага килгән гади татар кешесе бина өченә керүгә татар дөньясы атмосферасына чумды. Куз каршыгызга китерегез: фойеның бер башында Кикиннан килгән “Дуслык” фольклор ансамбле борынгыча оекбашлар бәйләп утырганда, онытыла язган моңлы, күңелләрдә ностальгия белән уралган татар җырларын башкаралар. Стена янында Пензаның татар автономиясе эшләгән “Аллея славы” исемле стенд. Анда өлкәбездәге атаклы татар шәхесләренең кыскача портретлары белән биографияләре урнаштырылган. Аның янында ук автономиянең 2014 елга карата эш планы һәм автономиянең башкарма комитет әгъзаләре исемлеге һәм башка документлар куелган стенд куелган иде. Шунда ук “Алтын куллар” исемле кооператив ашлар күргәзмәсе ясаган. Аның хуҗасы – Тумеркина Фирдәвес. Аның өстәлендә чиккән сөлгеләр өстендә татар халык ашларыннан: пәрәмәчләр, бәлешләр, чәк-чәк , самоварда чәй, һ.б. урын алган.

Каменкадан эшкуар Эльмира ханым татар милли китаплары, дини календарләр, шамаилләр, түбәтәйләр һәм күп кенә башка нәрсәләр китергән. Шемышейка районының Усть-Уза авылынан СССПК “Алина”- аның рәисе Яфаров Р.Н. – яшелчәләр китергәннәр .Татар автономиясе белән тогыз өлемтәдә торган “Нур” (Сияние) фонды да халкыбызның Олы мәчетенә иганә җыю өчен Реклама –банк реквизитлары язылган стенд урнаштырган.

Биредә җырчы коллективлар арасында узыш-бәйге килеп чыкты: Усть-Уза авылы җырчылары да бер түгәрәккә җыелып Кикиннан “Дуслык” ансамблен узарга омтылып татар халык җырларын яңгырата башладылар. Индеркадан килгән “Былбылым” ансамбле дә шул “симфониягә” кушылды. Бер заман бөтен фойе татар җыр –моңнары белән тулды.

Кая карама телевидение: Казаннан ТНВ, Пензаның “Экспресс” каналларыннан, фоторепортерлар, интервью алучы журналистлар һ.б. Күргәзмәдә һәм сәхнәдә иҗат коллективлары белән катнашкан авыллар: Шемышейка районыннан Усть-Уза авылы, Городище районыннан Урта, Югары, Түбән Әләзән авыллары, Каменка районыннан Кикин авылы, Сосновобор районыннан Индерка Кузнецк районыннан Татар Канадее, Бистянка.

Залда, сәхнәдә, Пенза өлкәсе татарлары каршында 2013 елда эшләнгән эшләр турында Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохториятенең (автономиясенең) рәисе Бакир Усман улы Акжигитов чыгыш ясады. Ул, гадәттә, татар телендә сөйли, бүген залда Хөкүмәт идарәсеннән, Законнар чыгру җыелышыннан, Шәһәр хакимиятеннән чакырылган мактаулы кунаклар булганлыктан, рус телендә чыгыш ясарга рөхсәт сорады. Аның сөйләмендә 3 ел дәвамында барылган эшләр турында, шулар арасында автономиягә бирелгән бина турында әйтте, болар өчен ул шәһәр администрациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм шуларны сөйләде:

– “Ике телдә гәзит чыгарабыз, моның өчен Кадир Акжигитовка зур рәхмәт. Сайтыбыз яхшы эшли, без яхшы коллектив тупладык, алар белән милләтебезгә кирәкле булган эшләрне башкарабыз”, – диде ул. Аерым рәхмәт сүзләре  Зәкиҗан Каюм улы Куряевка, Адельша Рахматуллинга, Искәндәр Асмаевка, Наилә Хамид кызы Нагаевага, Ләйлә Зәкәрья кызы Тренгуловага, Фәрит Акжигитовка һәм башкаларга әйтте.

“Пенза өлкәсендә зур команда татар эшмәкәрләре тупланды, алар безгә финанс буенча авыр вакытларда ярдәмгә киләләр. Алардан Ибраһимов Рафыйк Әнвәр улы, Хайров Рәшит Рифат улы, Туктаров Җиһанша Зәйнәтулла улы, Курмаев Закир Хөсәен улы һәм башкалар. Бүгенге көндә без офиска оргтехника алдык, һәр чәршәмбе көнне башкарма комитетның утырышлары була, ишекләр ачык, милли проблемалар турында кереп фикер алышырга була. Узган елда хатын-кызлар оешмасы һәм яшьләр бүлеге барлыкка килде. Яшьләр бүлеге (аның лидеры Рушания Якупова) атнага 3 мәртәбә җыела, аларга музыкаль ансамбль оештыру өчен аппаратура алдык һ. б. эшләнгән эшләр…“, – дип сөйләде  автономия рәисе. Соңыннан  ул 2014 елга алынган планнар белән таныштырды.

Җыелыш барышында Хөкүмәт вәкилләреннән сүз Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Елатонцев Александр Аркадьевичка бирелде. Ул кыска гына чыгышында татар автономиясенең бу Олы җыелышына, татар җәмәгатьчелегенә Пенза өлкәсе идарәчеләре исеменнән уңышлар теләде һәм хезмәттә зур уңышларга ирешкәннәрне мактау грамоталары белән бүләкләде.

Пенза өлкәсе Законнар чыгару җыелышының депутаты Агишев Рөстәм Аип улы чыгыш ясады. Ул барлык депутатлар исеменнән җыелышта катнашучыларга уңышлар теләде һәм активистларга мактау грамотары тапшырды.

Пенза өлкәсенең мөфтие Абдуррауф Абдылкадир улы Забиров үзенең чыгышын татар телендә һәм Көрьән сүзләре белән башлап, очрашуда катнашканнары сәләмләде. Аннары русчага күчеп үзләре тарафыннан эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Авылларда яшьләр тәрбиясенә аерым тукталып анда булган проблемалар турында сөйләп узды.

Аннан соң өлкә Татар милл-мәдәни оешмасы рәисенең урынбасары, автономиянең контроль ревизион комиссиясе рәисе, Пенза өлкәсенең милли татар көрәше федерациясе президенты Куряев Зәкиҗан Каюм улы чыгыш ясады. Ул сәламнәр сүзләреннән соң автономиянең 2013 елгы финанс чыгымнары турында бәйнә-бәйнә сөйләп, исәп-хисап тотты. Кайда, нинди чараларга күпме акча тотылган, шулар белән таныштырып узды. Һәм ул: “Шушы очрактан файдаланып сезгә белдерәм, 2014 елның 22нче мартында Пензада беренче мәртәбә көрәш буенча зур ярыш уздырачакбыз, анда безнең бизнесменнарны һәм спорт яратучыларны катнашырга чакырабыз, диде Зәкиҗан Каюм улы.

Татар халкының хөйрия үсеш “Нур” фонды  рәисе Туктаров Җ.З. исеменнән урынбасары Зелимов Рамил Алим улы чыгыш ясады. Ул ошбу фондның эшләре һәм Олы мәчетебезнең төзү барышы турында сөйләп узды. Фондка кергән акча керемнәре һәм актив спонсорларны әйтеп узды һәм бөтен Пенза өлкәсе татарларын бу саваплы эштән читтә калмауларын үтенеп сорады.

Исса автономиясе рәисе Юсупов Рафик та сүз алды. Ул Исса районының милли татар автономиясе исеменнән җыелышта катнашучыларны сәламләде. Ул районда нибары 3 авылда (Кильмаевка, Салмовка, Плетневка) 500 татар яши. Шул районнан чыккан атаклы кешеләрне санап узды, уздырган бәйрәмнәр һәм башка чаралар турында сөйләде. Узган елны мәчет төзү өчен урын алганнар, аны төзү эшләре белән йөриләр.

Шулай ук сәхнәдән ”Якташлар” җәмгыятенең элеккеге рәисе Асият Дашкин, автономиянең Яшьләр секторы лидеры Рушания Якупова һәм Татарстан республикасының атказанган артисты Рамил Садриев сүз тоттылар.

Шуннан соң концерт программасы башланды, анда авыллардан килгән һәм Пензада яшәүче татар артистлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*