tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Проекты уңыш казанган егет
Проекты уңыш казанган егет

Проекты уңыш казанган егет

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар егете Динар ӘНДӘРҖАНОВ быел Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университетының “Энергетик машина төзелеше” факультетын тәмамлап, “Эчке яну двигательләре (Двигатели внутреннего сгорания)” инженер-конструкторы дипломы алды, хәзер шушы юнәлеш буенча магистратурада укуын дәвам итә.

Агымдагы елның октябрь аенда ул курсташлары белән «Тормыш циклы белән идарә итү» компетенциясе буенча югары уку йортлары арасында уздырылган «Яшь профессионаллар» IV милли чемпионатында катнаштылар. Ярышларда шулай ук Төньяк-Көнчыгыш федераль, Арктика агротехнологик, Ерак Көнчыгыш федераль, Севастополь дәүләт университетлары командалары экзоскелет – кешенең югалткан функцияләрен башкару, тышкы каркас һәм хәрәкәткә китерүче элементлар хисабына кеше көчен арттыру җайланма мцмкинлеге булган проектлауда көч сынашты.

– Һәр командада 8әр кеше, аларның һәркайсының үз вазифасы бар иде. Барлыгы 6 төркем, мәсәлән, маркетологлар базарга анализ ясап, документация әзерләде, дизайнерлар проект өстендә эшләде, ә без курсташым Артем Ефремов белән үзебезнең уку йортыбызны яклап, чемпионатта технологлар буларак эш алып бардык: җайланманың сызымын сыздык, аны эшләп чыгару методикасын, кирәкле җиһазларны цехта урнаштыру тәртибен уйлаштырдык. Кыскасы, экзоскелет өчен комплектлау әйберләре сатып алудан әзер җайланманы складка илтеп урнаштыруга кадәр җитештерү процессын проектлаштырдык һәм презентацияләдек. Барысы да дистанцион, видеоконференция форматында узды.

8 сәгатьлек онлайн эш көннәрендә үзебезнең 8 төркемдәш белән үзара конструктив бәхәс, исәп-хисап алып бардык, җайланма эшләүнең төрле вариантларын тәкъдим иттек, алар арасыннан иң отышлыларын сайлап алдык. Ярышларның шарты буенча экзоскелет арзан бәяле, җиңел, тиз табыш китерә торган булырга тиеш иде. Нәтиҗәдә, тырышып, якыннан таныш булмасак та, бердәм команда булып күңел куеп эшләгән проектыбыз уңыш казанды – икенче урынга лаек булдык һәм шушы призлы урын безгә бүген Мәскәү технологик уку йортларының берсендә онлайн рәвештә “Төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологиясе” моделе буенча бушлай курслар үтү һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге бирде. Бу – теләсә нинди биналарны  проектлауны уннарча тапкыр тизләтергә, төзелешне җиңелрәк һәм куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирә һәм хәзерге заманда бик актуаль технология булып тора, – дип уртаклашты өметле якташ егетебез.

Шулай ук бүген Динар чыгарылыш квалификацион  эше белән Бөтенроссия инженерлар конкурсының көзге сайлау этабында катнаша. Диплом эше тиешле сайтка юлланган инде, хәзер экспертларның нәтиҗәсен, ә ул уңай булган очракта язгы, соңгы этапны көтә. Без аңа бөтен башлангычларында уңышлар теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА,
Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*