tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прокопьевск шәһәрендәге татарларны спорт уеннары берләштерә
Прокопьевск шәһәрендәге татарларны спорт уеннары берләштерә

Прокопьевск шәһәрендәге татарларны спорт уеннары берләштерә

Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә  яшәүче милләттәшләребез бу ялларны бергә җыелып уздырган. 24 нче мартта биредәге Зенковский паркында алар Нәүрүз бәйрәмен үткәрә. Үзләре аны кышкы Сабантуе дип тә йөртәләр.

Бәйрәм спорт уеннары белән бергә үрелеп бара. Монда кем ничек тели,  шулай ял итә. Берәүләр дуслары белән аралаша, икенчеләре уеннарда катнаша. Гер күтәрәләр, канат тартышалар.

Футбол кырында өч команда очрашты. Татар милли-мәдәни мохтарияте ветераннары да калышмый. Алар да уйный. Балалар өчен дә кызыклы уеннар оештырылган. Бәйрәм барыбызның да күңеленә хуш килде, дип хәбәр иттеләр җирле милли-мәдәни мохтарияттән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*