tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин 15 балалы Балтач гаиләсен орден белән бүләкләде
Путин 15 балалы Балтач гаиләсен орден белән бүләкләде

Путин 15 балалы Балтач гаиләсен орден белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Балтач районында яшәүче Мөхәрләмовлар гаиләсен “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү турында указга кул куйган.

Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларның бер гаилә булып яши башлауларына 35 ел тулган. Алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән улларына – 34, төпчек кызларына – 10 яшь. Гаилә башлыгы Балтач районы “Кама” хуҗалыгында 38 елдан артыграк вакыт дәвамында тракторчы булып эшли. 2019 елда үзенә “Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелгән. Алсу ханым – хәзер инде пенсиядә. Өлкән уллары – Хәлил бизнес белән шөгыльләнә, Шамил – юлчы, Рамил һәм Альберт – төзүчеләр, Асаф – янгын сүндерүче, Инсаф – тракторчы, кызлары Айсылу балалар үстерә, Гөлүсә – шәфкать туташы. Уртанчы балалары – Ранил, Данил һәм Гөлинә – студентлар, Гөлчәчәк, Алия, Илүсә һәм Зөһрә мәктәптә укый.
“Ата-ана даны” ордены 2008 елның 13 маенда гамәлгә куелган. Орден белән җиде һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләп үстергән (уллыкка (кызлыкка) алган) ата-аналар бүләкләнә. Бүләккә лаек дип табылган һәр гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә.

Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*