tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафаил Хәкимов: Татар халкының яңа элитасын булдырырга кирәк
Рафаил Хәкимов: Татар халкының яңа элитасын булдырырга кирәк

Рафаил Хәкимов: Татар халкының яңа элитасын булдырырга кирәк

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, сәясәтче, тарихчы Рафаил Хәкимов милли үсеш стратегиясенә бәйле рәвештә татар халкының яңа элитасын булдырырга кирәк дигән фикерне әйтте. Ул бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Бүген татарның элитасы булмау – зур мәсьәлә. Безгә шуны үстерергә, шул юнәлештә эш алып барырга кирәк. Алдынгы илләрне карасак, алар элитаны үстерү турында уйлый. Безнең элеккеге шәхесләр күбесе комсомол партиясеннән чыккан. Менә ул буын китте, ә яңаларын кайдан алырга?” – диде Рафаил Хәкимов.

Аның сүзләренчә, бүгенге университетлар шәхесләр әзерләми. Шуңа күрә, беренче чиратта, элита әзерли торган татар телле университет булдырырга кирәк. Андый уку йортын булдырсак, аңа кадрларны да табып була.

“Бүген татар яшьләре тарихны начар белә. Ә тарихны белмәсәң, татарлык бетәчәк ул”, – диде тарихчы.

  • Милли үсеш стратегиясе буенча беренче сөйләшү Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында булган. Тарихчы анда үз тәкъдимнәрен беренчеләрдән булып җиткергән. Ләкин ул тезисларының күбесе үзгәртелгән. Рафаил Хәкимов белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, яңадан очрашып, стратегиягә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179771/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*