tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Вәлиуллин: Ленинградтагы һәр икенче татар, кулына корал тотып, шәһәрне саклаган
Ренат Вәлиуллин: Ленинградтагы һәр икенче татар, кулына корал тотып, шәһәрне саклаган

Ренат Вәлиуллин: Ленинградтагы һәр икенче татар, кулына корал тотып, шәһәрне саклаган

Санкт-Петербург Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үткән. 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Ленинградтагы һәр икенче татар, кулына корал тотып, шәһәрне саклауда катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургта Даими вәкиллеге рәисе Ренат Вәлиуллин әйтте.

“Фейсбук”та урнаштырылган мәгълүмат буенча, тантаналы чарада катнашу өчен, Санкт-Петербургка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан блокадникларның зур делегациясе килгән. Делегатлар Пискарев мемориаль зиратында Ватан-Ана монументына һәм Дан аллеясында гранит мемориаль тактага чәчәкләр салган.

Аннан Сарай мәйданындагы парадта булганнар. Биредә яңа хәрби техниканың 80ләп үрнәге күрсәтелгән. Мәдәни программа кысаларында, музейларга да барганнар.

Нәкъ 75 ел элек 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокададан азат булу белән бәйле Җиңүне билгеләп үтә. Татарстаннан 45 меңнән артык кеше Төньяк башкаласын азат итү хакына яу кырында башын салган. Ленинградтагы һәр икенче татар шәһәрне блокададан саклауда катнашкан, Россиянең төньяк-көнчыгышында партизан отрядлары составында булган.

Блокада башланганчы ук, Казанга Ленинградтан У-2 төнге бомбардировщиклар җитештерүче җиңел мотор авиациясенең 387 нче заводы эвакуацияләнә. Бүгенгәчә Казан вертолет заводы үзен Ленинград предприятиесен дәвам итүче дип саный.

  • Сугыш чорында Казанга Ленинградтан күп кенә фән һәм мәдәният учреждениеләре эвакуацияләнгән. 1941 елның июлендә Казанга Ленинград университеты эшелоны юл тота. Татарстан камап алынган шәһәргә азык-төлек озата. ТАССР халкы михнәт чиккән меңләгән блокадникны үзенә сыендырган. 900 дән артык кеше блокада вакытында Дәрвишләр бистәсенә эвакуацияләнгән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*