tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәлиев татар милли хәрәкәтендәге үзгәрешләргә багышланган китап чыгарды
Римзил Вәлиев татар милли хәрәкәтендәге үзгәрешләргә багышланган китап чыгарды

Римзил Вәлиев татар милли хәрәкәтендәге үзгәрешләргә багышланган китап чыгарды

Бөтендөнья татар конгрессында журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевнең татар иҗтимагый оешмалары проблемалары һәм эшчәнлегенә багышланган “Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә” китабы тәкъдим ителде.

Әлеге китапта Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе төзелү һәм 1998-2007 елларда аның шурасы эшчәнлеге турындагы истәлекләр һәм документлар тупланган.

“Китап чыгару идеясе белән кергәч, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “без генә хәл итмибез, биш-алты кеше рецензент булсын, хәл итсен” дип шарт куйды. Шуңа күрә бу китап алты кеше (галимнәр Искәндәр Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Дамир Исхаков, Индус Таһиров, Фәрит Уразаев, Айрат Фәйзрахманов – ТИ) рецензия ясаганнан соң гына басылды. Чөнки мондагы темалар гади түгел”, – диде Римзил Вәлиев.

Автор китабы нигезендә милли хәрәкәтнең үзгәрешләрен күзәтергә өнди. “Хәзер, милли эш өчен грант бирсәләр яки зур җитәкче мөмкинлек бирсә, эш эшләнә. Ә ни өчен хәзер, 90 нчы еллардагы кебек, без бер сызгырганда мәйданга 10-20 мең кеше йөгереп килә алмый? Бу башка заманмы? Әйе, бу башка заман. Шуңа күрә мин бу китапны чыгарырга булдым”, – дип аңлатты ул.

“Заманалар үзгәрә. Мин Бөтендөнья татар конгрессында 27 ел элек эшли башладым. Ул вакытта татар иҗтимагый оешмалары масштаблары, Президентның мөнәсәбәте, матди ярдәме бөтенләй башка иде”, – дип сөйләде Римзил Вәлиев. Ул китабында “27 ел элек төзелгән татар иҗтимагый оешмалары хәзер дә эшлиме һәм аларның лидерлары кем?” дигән сорауга җавап эзләгәнен дә әйтте.

Римзил Вәлиев китабы милли хәрәкәткә, милли журналистикага килгән яшьләргә файдалы булыр дип саный. “Татар милли хәрәкәте каян килеп чыкканын алар белергә тиеш”, – ди ул. Китап 500 данәдә басылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183485/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*