tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Башкортстан белән үзебезне һәрвакыт бер дулкында хис итәбез
Ринат Закиров: Башкортстан белән үзебезне һәрвакыт бер дулкында хис итәбез

Ринат Закиров: Башкортстан белән үзебезне һәрвакыт бер дулкында хис итәбез

“Башкортстан белән үзебезне һәрвакыт бер дулкында хис итәбез”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган тантаналы җыенда. Чара ТР халыкларының Дуслык йортында узды.

“Бу җыенның биредә үтүе символик мәгънәгә ия: бу ике республиканың уртак чарасы. Бик күп илләрдә, төбәкләрдә татар-башкорт оешмалары бар. Алар 90 еллар башында оешкан иде, күбесе бик матур эшләп килә”, – диде Ринат Закиров.

“Республикада уңай атмосфера тудырылган. Үзара хезмәттәшлек Башкортстанда да, Татарстанда да алып барыла. 90 еллар башында мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, динебезне торгыза алдык”, – диде Закиров.

“Корылтайның яңа җитәкчелеге белән иртән очрашып, планнар кордык. Эшчәнлек турында сүз алып бардык. Ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге яшәеш өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлап эш итәбез. Бердәм булганда, республикаларыбыз алга барачак”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

“Күп нәрсәләрне торгыза алдык, олы буын белә: узган гасырда тарихыбызны, мәдәниятебезне югалткан булсак, бүген шактый мәсьәләләр хәл ителә. Киләчәктә дә шушы бердәмлеккә өндибез. Бертуган халыклар киләчәктә дә матур яшәр дип өметләнәбез”, – дигән теләктә калды Ринат Закиров.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*