tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

29 ноябрьдә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эш сәфәре кысаларында Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Россия Федерациясенең Франциядәге илчелеге бинасында узды.

Чарада татар җәмәгатьчелеге, «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе активистлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, төрле илләргә эш сәфәре барышында ул һәрвакыт татар берлекләре вәкилләре белән очрашып сөйләшә, ватаннарыннан читтә татар телен саклау буенча фикер алыша.   frantsiya-2-2

Хәзерге Франция турында һәм шул исәптән миграция мәсьәләләре турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген, Россия төбәге буларак,  Татарстан белән күп милләтләр, төрле диндәге халыклар гасырлар буена тату һәм дус яшәгән урын буларак кызыксыналар. Бу – бик зур мәктәп, диде ул, без – җитди тәҗрибә туплаган республика. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарлар, төрле илләргә барып урнашып, тиз арада шундагы шартларга җайлаша белүләрен расладылар.

Татарстан Президенты шулай ук «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе активына үзләре тирәсенә Франциядә яшәүче татарларны берләштергәне өчен рәхмәт белдерде.

Ул искәрткәнчә, бүген төрле белешмәләргә карганда, Парижда, Бордода, Ниццедә, Лионда, Франциянең башка шәһәрләрендә 700гә якын татар яши.

Бүген Франция татарлары Европа татарлары альянсы эшчәнлегендә актив позиция билиләр, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәләр урнаштырдылар.frantsiya1

Татарстан Президенты шулай ук бөтендөнья татарларын берләштерүне максат итеп куйган проектлар: «Ана теле» онлайн системасында татар телен өйрәнү, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы, «Татар иле» глобаль социаль челтәре һәм башкалар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов АКШ, Кытай, Австралия кебек илләрдә булганда Татарстанда беркайчан да булмаган, чит илләрдә туып-үскән татарларның, бигрәк тә яшьләрнең, менә дигән итеп татарча сөйләшүләре турында әйтте.

Татарларда «Татарча сөйләшмәсәң – татар түгел син» дигән әйтем бар, диде Рөстәм Миңнеханов, ә мин ышанам, җаның татарныкы булырга тиеш синең!

Телне өйрәнергә була аны, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Очрашуда INALCO Көнчыгыш телләре һәм цивилизацияләре институтының (Париж) татар теле һәм рус теле мөгаллиме Ләйлә Садовинова татар телен укыту мәсьәләләре турында сөйләде, ә шушы уку йортының студенты Александр Казачевски татар телен белүен күрсәтте, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләп бирде.

Александр Орлов хәбәр иткәнчә, Илчелек татар җәмәгатьчелегенә Сабантуй милли бәйрәмен һәм башка чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтергә әзер.

Франциядә татар җәмәгатьчелеге лидеры, «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе вице-президенты Әлфия Айзатова татарлар уздыручы чаралар, киләчәккә планнар, Бөтендөнья татар конгрессы белән, Россия ватандашлары  Координация советы белән багланышлар турында сөйләде.

Актив хезмәттәшлек өчен Рөстәм Миңнеханов «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе вице-президенты Әлфия Айзатовага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Ахырдан истәлеккә дип фотога төштеләр

Ахырдан истәлеккә дип фотога төштеләр

ТР Президенты Матбугат хезмәте,
Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*