tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде
Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде

Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек дөнья күрде. Төзүчесе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге мөдире Нурия Хәйруллина. Сүз башын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язган.

“Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  үз эшчәнлеген татар һәм рус телләрендә гамәлгә ашыра.  Әлеге иҗтимагый-сәяси сүзлек Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарны һәм норматив хокукый актларны тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү   тәҗрибәсен искә алып төзелде, – диелә сүз башында. – Сүзлекнең максаты –киң катлау укучыларга рәсми документлар әйләнешендә аеруча еш кулланыла торган төп төшенчәләрне һәм терминнарны үз эченә алган аңлаешлы, куллану өчен уңайлы белешмә тәкъдим итү”.

Әлеге сүзлектә телебездә еш кулланыла торган терминнар, сүзләр, гыйбарәләр бирелгән. Шулай ук рәсми исемнәр һәм атамаларга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, бәйрәмнәргә, һөнәри бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга, республиканың муниципаль  берәмлекләренең русча һәм татарча әйтелешенә багышланган аерым бүлекләр бар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*