tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы Шекше авылы ханымнары һәм туташлары сәламәтлек сагында
Саба районы Шекше авылы ханымнары һәм туташлары сәламәтлек сагында

Саба районы Шекше авылы ханымнары һәм туташлары сәламәтлек сагында

Саба районы Шекше авылында оешкан “Ак калфак” клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Ул сәламәтлек темасына багышланган иде. Китапханәче Флүзә Фазылова  чараны китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлап җибәрде.

Очрашуга чыгышлар күп әзерләнгән иде. Фельдшер Гөлия Гатиятова дөрес туклану хакында сөйләде. Ә физкультура укытучысы Алсу Гарипова күнегүләрнең файдасы хакында аңлатты. Һәм сәламәтлекне ныгыту өчен кирәкле булган, һәр көн саен эшләргә тиешле күнегүләрне күрсәтте. Дару үләннәренең файдасы һәм аларны кайчан, ничек җыярга кирәклеге хакында да фикер алыштылар. Гөлбану абыстай үзенең сәламәтлек буенча киңәшләрен бирде.

Чара ахырында Ләйсән Билалова “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, “Саба сөлгесе” бәйгесен үткәрү тәртибе турында сөйләде, ак калфаклы, якты күңелле апаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*