tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада каймак бәлеше пешерү буенча мастер-класс
Самарада каймак бәлеше пешерү буенча мастер-класс

Самарада каймак бәлеше пешерү буенча мастер-класс

Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самараның “Белоснежка” милли татар ашханәсендә каймак бәлеше (сметанник) пешерү буенча мастер-класс уздырды.

Оешманың аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Әбрәхимова тәкъдиме белән  оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класска яшь буын вәкилләре, Самарның “Яктылык” мәктәбе укучылары килгәнен күреп өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разыя Әюпова аеруча куанды.  “Сез — булачак хуҗабикәләр, милләтебезнең тоткасы. Милли чараларда һәрвакыт шулай актив катнашыгыз”, — диде ул аларга.  Чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Ильвира Власова да сәламләп, чараның максаты белән таныштырып үтте.

Ниһаять, мастер-класс башланды.  Хатын-кызларны каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафесының аш-су остасы Светлана өйрәтте.

Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темасына фикер алыштылар,  халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен дә искә төшерделәр.

Алия АРСЛАНОВА

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*