tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына әзерлек турында сөйләштеләр
Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына әзерлек турында сөйләштеләр

Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына әзерлек турында сөйләштеләр

Кичә, 13 ноябрьдә, Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет утырышы узды. Көн кадагында оешманың 30 еллыгына карата узачак татаналы җыелышка хәзерлек эшләре иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров җыелышка санаулы көннәр генә калып баруын ассызлыклап үтте һәм оештыру комитеты әгъзаларын активырак булырга өндәде. Җитәкче үзен “Финанслар” секциясендә чыгыш ясаячагын белдерде һәм бу секциядә катнашучыларның исемлеге белән таныштырды. “Күргәнегезчә, әлегә егермеләп кеше теркәлгән. Әлбәттә, бу исемлек тулыландырылачак. Башка секцияләрдә катнашучыларның исемлеген булдырырга, чыгышларының темалары билгеләргә кирәк. Шуннан чыгып, җыелышның программасы төзеләчәк”, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы. Утырышта һәр секциягә җаваплы кешеләр билгеләнде, аларга йөкләмәләр бирелде. Шулай итеп, “Милли матбугат” секциясен өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева җитәкләячәк. “Конституциянең 86 маддәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте гражданнарның туган телләрен саклау хокукын гарантияли. Ничек саклап була соң аларны? Бу сорауга җавап табуы бик тә катлаулы, чөнки күп факторларны хөкүмәт үзе дә хәл итә алмый. Чыгышымда шул факторлар, бүгенге милли матбугат проблемалары турында сөйләячәкмен. Әлбәттә, “Бердәмлек” газетасының бүгенге хәләте, киләчәккә планнары белән дә таныштырырга ниятлим”, – дип белдергән иде алдан ук Эльмира Мөгәммәр кызы.

Секция эшчәнлегендә шулай ук  “Самар татарлары” журналының баш мөхәррире Данияр Сәйфиев,  “Сәлам” газетасы редакциясеннән Шамил Баһаутдинов, Фәрит Шириязданов катнашачак.

“Милли мәгариф” секциясе эшчәнлегендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов җаваплы. Анда, Самар делегатларыннан (Самарның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче белем бирү үзәге директоры Руслан Мостафин) тыш, Казаннан  Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та катнашачак. Ә “Яшьләр һәм спорт” секциясенә катнаш көрәш төре спортчысы Рәмис Терегулов һәм өлкәбезнең башка яшь спортчылары чакырылган

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет әгъзасы Рамил Йосыпов җитәкләгән “Мәдәният” секциясендә Самар педагогия көллиятенең вокал буенча укытучы Альбина Мәхмүтова,  Камышлы районының мәдәният, спорт, туристлык һәм яшьләр комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина һәм башкалар чыгыш ясаячак. “Татар гаиләсе” секциясен Гүзәл Рамазанова җитәкләячәк. Секция эшендә сүз татар гаиләләрен булдыру, балаларны милли гореф-гадәтләр буенча тәрбияләү турында барачак. Мәсәлән, күпбалалы ана Гүзәл Кәлимуллина  үз тәҗрибәсеннән чыгып, гаиләдә ана телен саклап калу, балаларны Самарада нинди түгәрәкләргә, секцияләргә йөртеп булуы турында сөйләячәк. Ә Середавин исемендәге өлкә хастаханәсе табибы Фәйрүзә Кәримова сәламәт балалар үстерү, актив озын гомер серләре белән уртаклашачак.  Өлкәбездә милли туйлар оештыручы Әлфия Сөләйманова никах йолалары белән таныштырачак.

Оештыру комитетының башка әгъзаларына да сәхнә бизәлешен әзерләү, кунакларны каршы алу, волонтерлар белән эшне алып бару кебек  йөкләмәләр бирелде.

Комитетның чираттагы утырышы 19 ноябрьдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.

Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата татаналы җыелыш 21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак. Чара 14 сәгатьтә башлана. “Без дә булдырабыз” шигаре астында үтәчәк чарага өлкәбезнең шәһәр һәм авылларыннан район администрациясе башлыклары, дин әһелләре, мәктәп директорлары, эшмәкәрләр, китапханәчеләр, Мәдәният йортлары мөдирләре чакырыла.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*