tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның “Туган тел” оешмасы юбилеена хәзерлек тулы көчкә бара
Самараның “Туган тел” оешмасы юбилеена хәзерлек тулы көчкә бара

Самараның “Туган тел” оешмасы юбилеена хәзерлек тулы көчкә бара

Кичә, 23 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет утырышы узды. “Тугантел»леләр оешманың 30 еллыгына карата узачак тантаналы җыелышка хәзерлек, татар теле буенча олимпиада, балалар өчен Чыршы бәйрәмен уздыру турында сөйләштеләр.

Беренче сорау буенча өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров чыгыш ясап, тантаналы җыелышны уздыруның төп максатын ассызлыклап үтте. “Өлкәбездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм ана телен саклап калу өчен безгә, шәһәр-авылларда яшәүче татар милли хәрәкәте активистларына, берләшергә кирәк. Алдан делегатлар биш — мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанс секцияләренә бүленеп эшләячәкләр, дип сөйләшкән идек. Оешманың гомуми җыелышында гаилә секциясен дә оештырырга тәкъдим ителде. Очрашуда бу юнәлшеләрдә булган проблемаларны уртага салып сөйләшергә генә түгел, бергәләшеп аларны хәл итү юлларын да табарга кирәк. Гомумән, Самар татарларына, чит җирләрдән килгән милләттәшләребезгә, сәләтле яшьләргә ярдәм итүче структуралы бер система булса, яхшы булыр иде. Җыелышка да үз халкының язмышына битараф булмаган, милли проблемаларны хәл итәргә теләге һәм мөмкинлекләре булган милләттәшләребезне чакырырга“, — дип сөйләде җитәкче.

Утырышта шулай ук өлкә милли-мәдәни татар автономиясе (оешма рәисе – Әнвәр Горланов)  директоры Руслан Мостафин һәм Самар шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров та катнаштылар. Алар үз оешмаларының татаналы җыелышта катнашырга, аны уздыруда ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Совет әгъзалары шәһәр мәктәпләре укучылары арасында та­тар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада уздыру турында да фикер алыштылар. Башка еллардан аерма буларак, быел балалар инглиз телен белүдә дә көч сынашачаклар. Олимпиада 1 декабрьдә Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә узачак.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет әгъзасы, яшьләр бүлеге җитәкчесе Альбина Мәхмүтова 22 декабрьдә балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәреләчәк, дип белдерде.

Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш 21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак. Чара 14 сәгатьтә башлана.

Алия АРСЛАНОВА, Самара шәһәре.
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*