tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургтагы архитектор Брюллов йортында Ислам мәдәнияте музее була
Санкт-Петербургтагы архитектор Брюллов йортында Ислам мәдәнияте музее була

Санкт-Петербургтагы архитектор Брюллов йортында Ислам мәдәнияте музее була

Санкт-Петербург шәһәрендә Васильев утравында урнашкан Кадет линиясендәге архитектор Александр Брюллов йортын Ислам мәдәнияте музей-институтын оештыру өчен «Әл-Мәкам» фондына тапшырачаклар. Санкт-Петербург вице-губернаторы Евгений Елин Закон чыгару җыены депутаты Алексей Ковалевның соравына шулай дип җавап биргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Санкт-Петербургта Ислам мәдәнияте музей-институтын оештыру мәсьәләсе буенча Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровскийның мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә, губернатор Александр Бегловның күрсәтмәсен үтәү өчен, бинада югарыда күрсәтелгән музейны урнаштыру турында карар кабул ителде», диелә җавапта.

Елин билгеләп үткәнчә, бина «Әл-Мәкам» фәнни һәм мәдәни проектларны үстерү фонды базасында оештырыла торган музейны теркәү эшләре төгәлләнгәннән соң һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына кирәкле документлар белән тиешле гариза килгәннән соң тапшырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*