tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәләт-Самара” аланында кышкы смена уза
“Сәләт-Самара” аланында кышкы смена уза

“Сәләт-Самара” аланында кышкы смена уза

2 мартта Самарадагы “Алтын балык” ял итү һәм сәламәтләндерү лагерендә Сәләтнең кышкы сменасы ачылды. Анда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары (6-9 сыйныфлар) һәм Татарстаннан килгән балалар — барлыгы 52 сәлкеш ял итә.

Хәер, ял итә дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмас, алан программасы бик тыгыз итеп төзелгән. Төшке ашка кадәр балалар дәресләрдә булса, көннең икенче яртысында саф һавада йөриләр, мастер-классларда, бәйгеләрдә катнашалар.

Татарстаннан килгән әйдаманнар төрле чаралар оештырып, сәлкешләргә кич белән дә күңелсезләнергә ирек бирми. “Сменаның әйдаманнар составы көчле. Арада “Сәләт-Самара” аланында берничә тапкыр булучылар да бар. Балаларны, Самараны сагынып килдек”, — дип сөйли сменаның директоры Булат Вәлиуллин.

4 мартта өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов сәлкешләргә кунакка килде. Ул җирле милли оешмалар турында сөйләп, аларның эшчәнлеге белән таныштырды, әйдаманнарның сорауларына җавап бирде.

Алия АРСЛАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*