tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  СЕМБЕРДӘ  КОРБАН  БӘЙРӘМЕ  
 СЕМБЕРДӘ  КОРБАН  БӘЙРӘМЕ   

 СЕМБЕРДӘ  КОРБАН  БӘЙРӘМЕ  

Ульяновск   татар милли-мәдәни автономиясе  Ифтар  мәҗлесен өлкәдәге бөтен татар оешмалары белән бергә, авыл-районнардагы милли хәрәкәт активистларын җыеп уздыруны гадәткә керткән  иде. Ә моннан 4 ел элек алар өлкәнең диния назарәте белән берлектә Корбан бәйрәмен дә шулай зурлап уздыра башладылар.  Быелгы бәйрәмгә дә шәһәр  кафеларының  берсенә йөздән артык милләттәшебез килде.

     Корбан  гаете  шимбә көненә туры килгәнгәме, әллә халкыбызның дин-исламга тартылуы елдан-ел арта баргангамы,  шәһәр  мәчетләренең имам-хатиблары белдергәнчә, быелгы гаеттә халык берничә тапкыр күбрәк җыелган.

         Узган еллардагы сыман  Ульяновск өлкәсе мөселманнарының диния назарәте быел да теләгән кешеләргә корбан чалырга тәкә-сарыклар сатып алу өчен шәһәрнең  берничә урынында сәүдә нокталары  оештырган иде. Малларның  бәясе дә кыйммәт түгел.  Ульяновск өлкә Губернаторы-Хөкүмәт рәисе С.И.Морозовның   иртә таңнан үк үзәк диния назарәтенә бәйрәм белән котларга килүе дә  беренче тапкыр гына түгел. Ул ел саен Ураза һәм Корбан гаетләре алдыннан масса–күләм мәгьлүмат чаралары аша бәйрәм  котлавын юллый һәм корбан чалыр өчен шәһәр мәчетләренә берәр тәкә бүләк итә.

    Ә гает көнне мәчетләрнең берсенә килеп губернатор мөселманнарны үзе тәбрик итә. Быелгы гает тә искәрмә булмады. Ульяновск өлкәсе Губернаторы-Хөкүмәт рәисе Сергей Морозов бәйрәмгә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: “Ни генә булмасын Алла-безнең барыбыз өчен дә бер. Без традицион диннәрне яклыйбыз. Чөнки алар дуслыкка, бердәмлеккә һәм татуллыкка чакыра. Ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә” диде.Корбан 2

  Гает намазы тәмаланганннан соң да өлкә башлыгы китәргә ашыкмады. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән  чәй өстәле артында   өлкә мөфтие  һәм татар автономиясе  рәисе белән ул татар иҗтимагый тормышындагы вәзгыять  хакында аралашты, киләсе елга  планнар хакында үзара фикер алыштылар.

   Ә бу мизгелләрдә бик күп өйләрдә инде Корбан ашы мәҗлесләре башланган иде. Өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт сүзләренә караганда, быел корбан чалучылар арасында яшь гаиләләрнең күп булуы бигрәк тә күңелне сөендерә. Нинди матур йола бит-дус-туганнар, тирә-күрше бергә җыелып изге Корән сүрәләрен  тыңлый, әти-әни, әби-бабайны искә алып , алар рухына дога кыла.

   Корбан бәйрәменең икенче көнендә исә Үзәк диния назарәте шәһәребезнең “Яшьләр” ял итү паркында бу районда яшәүчеләр өчен берничә сарык чалып урамда мәҗлес оештырган иде.

Үзбәк егетләре  өч зур казанда пешергән пылауны  бу көнне кайсы милләттән һәм нинди дин тотуына да карамастан,  биш йөздән артык кеше авыз итте.

     Сәхнәдән халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң, Губернатор Сергей Морозов  халык белән аралашырга да вакыт тапты.

  Корбан 1Аннан соң ул янәшәдәге кафеда Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы   татар автономиясе оештырган корбан мәҗлесенә керде. Бирегә шәһәрнең төрле районнарыннан  милли хәрәкәт активистлары, хезмәт  һәм сугыш ветераннары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар җыелган.

Мәҗлескә килүчеләрнең байтагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар булганлыктан, билгеле инде өстәл артында яшьлек елларын, узган  көннәрне дә сагынып искә алулар да күп булды.

  Мәҗлес барышында укытучылар көне уңаеннан озак еллар мәктәптә татар теле  укыткан  Венера ханым Вахитовага һәм 60 ел бергә гомер иткән Әминә апа белән Расих абый Ваһаповларга район җитәкчелегенең рәхмәт хатлары белән бүләкләре дә тапшырылды.

   Ике йөзгә якын  кешене бер залга җыйнап, динебез, ислам әхлагы һәм  гаиләдәге тәрбия турында сөйләшү – оештыручыларның  максаты  әнә шулардан гыйбарәт иде.

                                                   Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*