tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаян сүзле, бай рухлы Фәүзия апа
Шаян сүзле, бай рухлы Фәүзия апа

Шаян сүзле, бай рухлы Фәүзия апа

Һәрвакыт шат күңелле, җитез, сүзгә оста, шаян телле Фәүзия апа Бакиеваны Төмән өлкәсенең Ялутор районында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул сөйләгән, ул китереп чыгарган кызык хәлләр телдән-телгә күчеп, күбесе мәзәккә әйләнеп беткән инде. Элек туй-мәҗлесләрдә үзенең гаять көчле тавышы белән җырлап җибәрүгә, шау-шулар онытылып, кайберәүләр кушылып җырларга керешкәннәр, ә калганнары яратып тыңлаганнар. Әйе, еллар үтә шул. Күптән түгел, ягъни 2 мартта Аслана авылында яшәүче Фәүзия Хөснетдин кызы үзенең 80 яшен бәйрәм итте. Өлкән яшьтә булуга карамастан, ул әле дә җырга мәхәббәтен югалтмаган.

Һәм табигать бүләк иткән зиһене дә аңа хыянәт итми. Чөнки ул бик күп такмаклар, җырлар, мәкаль-әйтем, табышмаклар белә, кыскасы, аның теләсә нинди хәлгә дә көн кадагына сугылган берничә такмак-әйтеме запаста әзер була. Әнисенең бу сәләте улы Ильяска да күчкән. Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәгендә 35 ел тамашачыларны матур җырлары, оста биюләре, уен-көлкеле күренешләре белән сөендерүче “Тамаша” фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Фәйзрахман улы: “Беркемгә дә сер түгел, безнең барлык җиңүләребезгә дә себер татарларының фольклорын яхшы белүче әнием – Фәүзия Хөснетдин кызы зур өлеш кертә. Мин җирле халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган күренеш сценариен язар алдыннан һәрвакыт әнием белән сөйләшеп, киңәшләшәм. Ул минем олы ярдәмчем, тәнкыйтьчем дә. Менә карантин көннәрендә дә мин аннан бик күп такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр язып алдым. Алар безнең алдагы эшебездә, һичшиксез, кирәк булачак”, – диде һәм яраткан әнисен олуг юбилее белән котлап, сәламәтлек, иминлек, парлы озын гомер теләде.
Гомер юлында төрлесен күрергә туры килсә дә, Фәүзия апа тормышка оптимистик карашын бер дә җуймый. Хәтта бүген дә ул үзе турында сөйләгәндә, С.Киров исемендәге колхоз идарәсенең кадрлар бүлеге тарафыннан бирелгән белешмәне күрсәтеп: “22 сезон чәчү вакытында орлык агулау эшләрен башкарып, ничек исән йөрергә кирәк әле?” – дип әйтеп көләргә дә үзендә көч таба. Авыр тормыш шартларына зарланырга, кемнедер гаепләргә аның башына да килми. Бары: “Саклык чаралары чикле булды. Закон буенча көнгә нибары өч сәгать эшләргә тиеш булсак, безне алыштырырга кешеләр булмау сәбәпле, тулы эш сменасы эшләргә туры килде. Хезмәт хакы, әлбәттә, яхшы иде, шуңадыр, әллә яшьлек белән сәламәтлек турында уйламадым да”, – дип искә генә ала ул.

Фәүзия Хөснетдин кызының балачагы авыр сугыш елларына туры килә, чөнки ул 1940 нчы елда Заводопетровск авылында крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башлангач аны Кактамак авылына әбисе белән бабасы янына алып баралар. Биредә яшәп ул 5 нче сыйныфны тәмамлый. Әтисе Хөснетдин Ибраһимов – Поляк баш күтәрүчеләр нәселеннән. Ул Бөек Ватан сугышында катнаша һәм сугыш хәрәкәтләре вакытында авыр яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, бер аягын югалтып, өенә кайта. Ул – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, инвалид булуына карамастан, колхозда кырчылык бригадасы бригадиры, ток мөдире, фермада терлекче булып эшли, үзенең атына атланып авылдашларының да сыерларын көтә. Бик эшчән кеше була ул, өстәвенә хатыны Фатыйма белән зур хуҗалык та тоталар, бергәләшеп балыкка да йөриләр. Балачак истәлекләреннән Фәүзия апаның хәтеренә әтисе аларны кыздырылган борчак белән сыйлаганы уелып калган. Туйганчы ашый алмаган балалар өчен бу бик тансык ризык була. Фәүзия апа 17 яшендә сыер савучы булып эшли башлый. Ул чакта әле сыерларны көнгә өч тапкыр кул белән савалар. Эштән соң, сыерларны симертү өчен, басуга турнәп җыярга йөриләр.

1959 нчы елда ул Фәйзрахман Әбдрахман улы белән тормыш корып, 4 баланы үзләре кебек эшчән, кешелекле, максатчан итеп үстерәләр. Колхозда эшләүдән тыш, Фәүзия апа күп еллар буе шәл, шарфлар бәйләп гаилә бюджетына керем ясый. Үткән ел Бакиевлар 60 ел бергә тату гомер кичерүләре уңаеннан Сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Бу шатлыклы көнне аларга өлкә губернаторы Александр Моор исеменнән Рәхмәт хаты һәм медальләр тапшырылды. Бүгенге көндә инвалидлар җәмгыяте әгъзасы буларак, Фәүзия апа авылның иҗтимагый тормышында бик актив катнаша. Менә шул активлыгы, хөр күңеллелеге, тырышлыгы өчен аның “копилка”сында бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, дипломнар урын алган. Ә аларның күбесе “Башкару сәнгате” номинациясендә югары урыннар яулаган өчен бирелгән.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*