tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда – шәкертләр бәйрәме
Шыгырданда – шәкертләр бәйрәме

Шыгырданда – шәкертләр бәйрәме

2019 елны‍‍‍‍ 7 июлендә Батыр районы Шыгырдан авылының яңа микрорайонының Халыклар дуслыгы паркында «Шәкертләр бәйрәме» – Балалар Сабантуе узды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, район Хакимияте башлыгы урынбасары, төзелеш, иҗтимагый инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Равил Ямалетдинов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбуллов, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегация, мөфти, башка рәсми кунаклар катнашты. Шулай ук чараның кадерле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да булды.

Бәйрәмгә Батыр һәм Комсомол районнарының мөселман мәхәлләләрендә ял иткән шәкертләр җыелган иде. Җәйге каникуллар вакытында Чувашия Республикасының мөселман мәхәлләләре каршында йөзләгән бала ял итте һәм ислам курслары узды.
Бәйрәм Чувашия Республикасы районнары буенча үзенең географиясен алмаштырып, 13нче ел уздырыла. Бәйрәмне оештыручылар булып Чувашия Диния нәзарәте, «Гулистан» мәдрәсәсе, Шыгырдан авыл җирлеге, җәмәгатьчелек Советы, Шыгырдан авылы, авылның яшьләр Советы.

Бәйрәм традиция буенча Коръән аятьләрен укудан башланды. Чара барышында балалар мәчет каршындагы җәйге курсларда Коръән укуда, мөселман яулыгын бәйләүдә һәм Ислам буенча башка конкурсларда алган ислам нигезләре буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук спорт ярышлары да оештырылды: берничә авырлык категориясе буенча милли көрәш, армреслинг, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу.
Бәйрәм бик күңелле узды. Яшьләр һәм балалар, өлкәннәр, барысы да милли киемнәрдә иде. Бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә байтак иде. Алар көне буе балаларның һәм оныкларының шатлыклы елмаюларын күреп ял иттеләр. Бәйгеләр һәм ярышлардан тыш, балалар өчен аттракционнар да бар иде. Сәүдә рәтләре төрле тәм-томнар һәм уенчыклар тәкъдим иттеләр.

Фәрид Мифтахов “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм шәхсән үз исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Чувашия татарларының милләт үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләде, Изге Болгар җыенында Бөтендөнья татар конгрессына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан Республикасы мөфтие исеменнән сәламләрен җиткерде, тәбрикләде, Татарстанның һәм Чувашиянең бергә башкарылган эшләре турында әйтте, дин юлыннан бергә баруларын ассызыклады, тарихи моментларга тукталды.

Оештыручылар бәйрәм озакка истә калсын өчен тырыштылар: конкурслар да кызыклы иде, бүләкләр дә кыйммәтле булды. Ярышларда һәм конкурсларда катнашучы бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән балаларга китаплар һәм түбәтәйләр тапшырылды.

Бәйрәмнең күркәм үзенчәлеге ат чабышлары иде. Кунаклар үткәрелгән чараны югары бәяләделәр, аның әһәмиятен билгеләп үттеләр, беренче чиратта әлеге чара гаилә кыйммәтләрен, традицион дин кыйммәтләрен ныгытуда җәмгыятьнең нигезе булып тора.

Ә бәйрәмне оештыручылар балаларның гына түгел, ә бу көнне катнаша алган һәр кешенең күңелендә озак сакланыр дип өметләнәләр.

Гөлия Гыйнатуллина

Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*