tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Су анасы» сәхнәгә менә
«Су анасы» сәхнәгә менә

«Су анасы» сәхнәгә менә

Чаллы татар дәүләт курчак театрында сөенечле вакыйга. Тиздән биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре буенча гаилә белән карау өчен матур спектакль куелачак.

Мәгълүм булганча, Зөһрә Митрафанова җитәкчелегендәге коллектив узган елның көзендә Татарстан театр әһелләре берлегенең 150 мең сумлык грантын откан иде. Бу акча театрга күптәнге хыялын – татарча спектакль куярга мөмкинлек  бирде. Спектакльне Габдулла Тукай туган көндә нәни тамашачыларга тәкъдим итергә җыеналар.

Бу спектакль балаларга Тукай иҗаты белән танышырга, татар халыкының милли традицияләрен өйрәнергә булышыр.

Курчак тетарындагы “Су анасы”н  театрның труппа мөдире Гөлназ Нуретдинова сәхнәгә куя. Көйләрне Татарстан республикасының атказанаган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин яза. Удмурт республикасы дәүләт курчак театры рәссам-куючысы Денис Токарев ут белән бизәү эшләрен башлап җибәрде инде. “Су анасы” нәни тамашачылар яратып карый торган спектакль булыр дип ышанасы килә.

Зөлфия ФОАТОВА, «Шәһри Чаллы” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*