tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Су анасы Шүрәледән популяррак»: Казанда балаларның иҗат эшләре конкурсы тәмамланды
«Су анасы Шүрәледән популяррак»: Казанда балаларның иҗат эшләре конкурсы тәмамланды

«Су анасы Шүрәледән популяррак»: Казанда балаларның иҗат эшләре конкурсы тәмамланды

Казанда Габдулла Тукай исемен визуализацияләү буенча «Казан» халыкара аэропортын бизәүдә балалар һәм яшьләр арасында иҗади эшләр конкурсы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре Яңа ел бәйрәмнәрендә билгеле булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюсында «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбе директоры Мария Латыйпова сөйләде.

Иҗади эшләр конкурсы ноябрьдә игълан ителде һәм декабрь ае буе дәвам итте. Ул 5 — 8 яшьлек балалар, 1 — 4 сыйныф укучылары, 5 — 8 сыйныф укучылары, 9 — 11 сыйныф укучылары һәм 17 яшьтән өлкәнрәк яшьләр арасында берничә номинация буенча үткәрелде, диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

«Безнең өчен бүген балалар һәм яшьләр Габдулла Тукайның образын ничек күрүен, аның нинди әсәрләрен белүе мөһим иде. Социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрелде, шулай ук аэровокзал комплексының өлкән пассажирларыннан интервью алынды. Барлык яшь төркемнәренең фикерен белергә теләдек», — диде ул.

Мария Латыйпова сүзләренчә, конкурсның беренче этабына йөздән артык эш тапшырылган. «Без мондый активлыкка бик шат идек, — диде ул. — Аннары жюри әгъзалары 65 эшне сайлап алды, алар арасыннан 25 эш финалга чыкты. Жюри эшен төгәлләде, әмма әлегә җиңүчеләр игълан ителмәде».

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 5 гыйнварда Казан аэропорты бинасында узачак, дип хәбәр итте балалар архитектура мәктәбе директоры.

«Бу йомгак ясау гына түгел, ә балалар өчен бәйрәм, аларны күп сюрпризлар, экскурсия, бүләкләр көтә. Өстәвенә, без финалистларны гына түгел, икенче этапта узган барлык конкурсантларны да чакырабыз. Балалар бик шатланды», — дип өстәде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*