tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут. Ветераннарны котлау
Сургут. Ветераннарны котлау

Сургут. Ветераннарны котлау

Илебезне үз гомерләрен, җаннарын кызганмый, саулыкларын биреп саклаган-яклаган бабайларыбыз, әбиләребез бүләк иткән зур мәртәбәле бәйрәм – 9 нчы май.
Сургут шәһәрендә Татар милли мәдәни автономиясе исеменнән ветераннарыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлау күркәм традициягә әйләнде. Быел да “Сандугач” ансамбленең иң актив кызлары hәм егетләре кадерле ветераннарыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Сугыш һәм тыл ветераннары аларны көтеп, шат йөзләре белән каршы алдылар. Һәрберсе узенең сугыш елларында булган истәлекләрен, уткән юлларын сөйләде, сугышлардан әйләнеп кайта алмаган әби-бабаларыбызны искә төшерделәр.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!


Розалия Бакиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*