tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарны котладылар
Сургутта Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарны котладылар

Сургутта Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарны котладылар

Алар даны мәңгелек!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең,
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,туган җир хакына,
Авылдашлар башын салдылар
Безнең гомер өчен алар,
Мәңгелеккә читтә калдылар!

8 майда Сургут шәһәре татар милли иҗтимагый үзәге әгъзалары белән берләктә милләтпәрвәр егетебез, депутат Ринат Айсин сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән өйдән-өйгә йөреп котлап чыкты, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Менә 71 ел тыныч һәм мул тормышта яшәсәктә, сугыш китергән тирән хәсрәт яралары һаманда үзен сиздерә, моны без ветераннарның күкрәгендә кыйпылдаган орденнар аша, әти сүзен әйтергә тилмергән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газизләрең көткән якыннары аша, әле һаман бер-берсен эзләүче дуслар аша беләбез. Андый ветераннарыбыз, бүгенгесе көндә Сургут шәһәрендә яшәп гомер итүче: Фәхресламов Мөхәммәтгариф Габделсалих улы, Салахова Мөгинә Сираҗи кызы, Гыйльманова Хәнифә Фәйзетдин кызы, Әхмәтханов Сәгыйть, Сәлимгәрәев Тавангир Сәлим улы, Каһарманова Рәйсә Мифтах кызы, Галеева Якут Мөхәммәт кызы, Әхметшина Асия Ямали кызлары. Бик кызганыч, аларның саны елдан ел кими.

4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнарның саны мәңгелек. Бер кайтмасак бер кайтырбыз дип китсәләрдә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган, илебезнең ныклап аякка басып китүенә зур көчләрен кызганмаган ветераннарыбызга, тыл ветераннарыбызга чиксез рәхмәтлебез, алар алдында баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткезәбез, аларга алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык телибез!

Гөлчәчәк  Фатхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*