tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасарына өлкә татарларын борчыган сораулар җиткерелде
Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасарына өлкә татарларын борчыган сораулар җиткерелде

Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасарына өлкә татарларын борчыган сораулар җиткерелде

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Очрашуда шулай ук  Татарстанның Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты. Ул Свердловск өлкәсе татарларын борчыган һәм хакимият вәкилләренең ярдәменнән башка хәл итү мөмкин булмаган төп сорауларны яңгыратты.

Х.Гыйльфанов сүзләренчә, бүгенге көндә уку йортларын татар телендәге уку-методик әсбаплар белән тәэмин ителентә проблемалар бар. Мәктәп китапханәләре уку программасында каралган матур әдәбият белән комплектланмаган. Шулай ук ул белем бирү йортларында этномәдәни белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче структур бүлекчә билгеләү кирәклеген ассызыклады.

Моннан тыш, этномәдәни чараларны – “Тере классика” өлкзә бәйгесен, Җәлил укуларын, туган тел кабинетлары бәйгесен һ.б. уздыруда ярдәм кирәклеге дә әйтелде.

Шулай ук Хәйдәр Гыйльфанов түләүсез нигездә социаль-мөһим чаралар уздыру өчен бина бирү мәсьәләсе дә яңгыратылды. Авыл клубларын төзекләндерү, яңаларын төзү мәсьәләсе дә кичектергесез хәл итүне сорый икәне әйтерде. Өлкәдә 40тан артык татар авылы, шуларның 25ендә клублар, мәдәният йортлары бар. Әрәкәйдән кала барсында да иске биналар, ремонт кирәк, җиһазлар кирәк һ.б. Хәтта Әртә Шөгер авылында берничә ел элек клублары янган, чараларны мәктәптә үткәрергә мәҗбүрләр.

Спорт һәм яшьләр сәясәте юнәлешләрендә дә хәл итүне таләп итә торган проблемалар бар.  Свердловск өлкәсенең Көрәш Федерациясенә балалар һәм үсмерләр белән шөгыльләнү өчен бина бирү һәм Екатеринбургта тренер ставкасы бүлеп бирү, самбо белән шөгыльләнү өчен келәм сатып алу, яшьләргзә даими рәвештә спорт уеннарын үткәрү өчен залда бушлай вакыт бүлеп бирү мәсьәләләре күтәрелде.

Губернатор урынбасары Павел Креков очрашуда яңгыратылган барлык сораулар буенча да кирәкле күрсәтмәләр биреләчәген әйтте. Клублар мәсьәләсе аерым игътибарга алыначак. Чаралар үткәрү өчен Халык иҗат сарае залының өлкәнең төп халкы булган татарлрга һәм башка төп халыкларга бушка биреләчәген әйтте. Аның сүзләренчә, өлкәнең Мәгариф, мәдәният һәм спорт министрлыкларына тиешле күрсәтмәләр биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*