tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе һәм Татарстан районнары үзара дуслык җепләрен ныгыта
Свердловск өлкәсе һәм Татарстан районнары үзара дуслык җепләрен ныгыта

Свердловск өлкәсе һәм Татарстан районнары үзара дуслык җепләрен ныгыта

Екатеринбург шәһәрендә Россия төбәкләреннән беренче булып татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү утырышы башланды. Анда Урал Федераль округыннан  татар иҗтимагый оешмаларыннан 1500 ләп кеше катнаша. Кереш сүз белән чыгыш ясаганда Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, “безнең бурыч – татар халкын берләштереп, кулга – кул тотынып, өмет белән алга бару”, диде.

Стратегиянең эскизы белән таныштыруга   күчкәнче, Татарстан  Республикасы һәм Свердловск өлкәләре  арасында килешүләр имзаланды. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, белдергәнчә, “бу үзара туганлашу билгесе”.

Красноуфимск районы һәм Әгерҗе районнары башлыклары үзара хезмәттәшлек итү буенча беренче тапкыр килешү имзалады. Артем район белән республикабызның Баулы районы җитәкчеләре үзара товар әйләнеше, икьтисадый, социаль, мәдәни хезмәттшлек итү турындагы килешүне озынайтты. Бүген шулай ук,  Кукмара һәм Нижнесергинский районнары арасында да килешү имзаланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*