tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи әһәмияткә ия вакыйга
Тарихи әһәмияткә ия вакыйга

Тарихи әһәмияткә ия вакыйга

Ямбай авыл клубында XIX гасырның себер татар язучысы Мәүлекәй Юмачиков истәлегенә офлайн һәм онлайн форматында чара узды.

Халыкара конференция форматында узган очрашуда Казахстаннан (Нурсолтан), Төркестаннан, шулай ук Омск шәһәреннән кунаклар онлайн катнаштылар.

Авыл клубы залында Мәүлекәй Юмачиковның нәселе, авыл халкы, себер татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды.

Тарих фәннәре кандидаты, себер татарларының тарих, этнография һәм тел өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, 160 фәнни һәм фәнни-популяр эш авторы Гөлсифа Бакиева зур тикшеренү эше алып барды һәм токымнары Ялутор районының Сәел авылыннан башланган Юмачиковларның нәсел шәҗәрәсен тәкъдир итте. Юмачиковлар нәселе Урта Азия шәехләренең берсенә барып тоташа икән.

Бу – безнең авыл өчен генә түгел, ә тулаем төбәк үсеше өчен дә тарихи әһәмияткә ия вакыйга, Россия Федерациясенең себер татарлары тарихындагы тагын бер якты сәхифә.

Ямбай авыл музее
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*