tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Сабантуй бәйрәме
Ташкентта Сабантуй бәйрәме

Ташкентта Сабантуй бәйрәме

Ташкент шәһәрендә түземсезлек белән көтеп алган Сабантуй бәйрәме бик күңелле һәм шатлыклы хисләр белән тулган бәйрәм булып үтеп тә китте. Татарларның иң борыңгы бәйрәме – Сабантуй хәзер бөтендөнья куләмендә уздырыла. Бу бәйрәмдә татарлар елга бер мәртәбә булса да бер-берсе белән күрешеп, аш-табын артында бетмәс-төкәнмәс әнгәмәләр, уен-узыш-көлкеләре белән озын жәй көне узганын сизми дә кала. Бу көннәрдә Узбәкстанның берничә шәһәрләрендә Сабантуй милли бәйрәме утеп бара.

Азат илдә, кояшлы көннәрдә

Республикабызның матур җыенына

Халкым бүген инде ничәнче кат

Бәйрәм итер өчен җыела.

Алсу танңар, якты иртәләрдә,

Чәчкә күмгән матур бакчада

Бәйрәм итә бүген Ташкент халкы

Дуслык туе – Сабан туенда!

Сабантуй Ташкентта 8-нче июнь көнне шәһәребезнең иң зур һәм матур ял итү паркларының берсе – Бобур исемендәге паркта булып үтте. Узбәкстанда бу милли бәйрәм соңгы елларда чын интернациональ бәйрәмгә әверелде. Кырык меңгэ якын татар, башкорт, узбәк, рус, кореец, каракалпак халыкларының вәкилләре арасында төрле яшьтәге кешеләр, бигрәктә яшьләр күп иде. Самарканд, Бохара, Чирчик, Янгиюль, Джизак, Навои, Ургенч, Янгиабад шәһәрләреннән килгән ватандашларыбыз да очрады.

Паркның матур агачлары арасында, махсус рәвештә бирелгән урында, милли тастымаллар җәелгән өстәлләрдә татар-башкорт милли ашамлыклар, халкыбызның милли бизәкләр, нәфис кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Паркның махсус мәйданчылыкларында милли уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде, алар арасында: татарча көрәш, капчык белән сугышу, колгага менү, аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, армреслинг һәм башка ярыш уеннары уткәрелде. Быел Узбәкстанда “Таза бала” елы дип иглан ителде, шуңа күрә

ярышларда бик күп балалар катнашты. Алар, бирешмичә, өлкәннәр белән бер рәттә үз көчләрен сынап карадылар.

Сабантуй бәйрәменә югары кунаклар килеп җитте. Алар арасында: – Россия Федерациясенең Узбәкстандагы гадәттән тыш hәм тулы хокуклы илчесе – Тюрденев Владимир Львович,

Узбәкстандагы Алҗир, Сирия, Сауд Аравия, Козокстан илчеләре, Төркия илчелегенең советнигы,

Узбәкстан Интернациональ Үзәгенең директоры Мухамадиев Н.М., Татарстан Республикасының Узбәкстандагы вәкиле – Шакиров Р.А., татар иҗтимагый мэдэни-агарту Үзәгенең Аксакаллар рәисе, күренекле шәхесебез –Гиниатуллин Р.А., Шәhәребез Татар ижтимагый мәдәни-агарту узәгенең рәисе, Узбәкстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья Татар Конгрессы Исполкомының агъзасы – Набиуллин Р.Х. Шәhәребез Әхмәт-Заки Вәлиди исемендәге башкорт милли-мәдәни үзәгенең рәисе – Хасанов И.Х.

Сабантуйның рәсми өлешендә Казаннан килгән югары кунакларыбыз: Бөтендөнья «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Идрисова Кадрия Раисовна һәм Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йортының директоры, Татарстан Халыклар Ассамблеясе Советы агъзасы – Шарипов Ирек Илдусович чыгыш ясады. Алар Узбәкстанда яшәүче милләттәшләребезне бик җылы тәбрикләп, Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургалиевичнең Узбәкстан татарларына сәламләү хатын укыдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Ә инде паркның зур сәхнәсендә биш сәгать дәвамында бәйрәм концерт программасы гөрләп үтте. Концертның режиссеры, сәхнәгә куючы һәм алып баручысы – Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Манняпова булды. Ул үзенең җырларын да бүләк итте.

Концерт программасында профессиональ һәм үзэшчән жырчылар, ижади төркемнәр һәм бию ансамбльләр катнашты. Алар арасында: Узбэкстанның атказанган артистлары – Марат Хакимов, Динара Миняева, Татарст-н атказанган артисты – Рамзия Бикбулатова, Башкортстанның Атказанган артисты – Фируза Халдарова, «Дуслык», «Болгар», «Яшьлек» төркемнәре, «Тургай»-балалар ансамбле, «Изге нур» фольклор ансамбле, Марьям

Бухарова, Ирина Гимранова, Гульнара Абдуллина, Карим Джураев, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Р.Баймурзина, Руслан Гайнанов, Лиана Латыпова, Шавкат Айни, Равшан Ходжаков, Назария Ходжанова, Салават Галиев «Татар моңы» хэм республикаль конкурсларда җиңеп чыгучылар Римма Гиззатуллина, һәм Галия Ханнанова.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы булып, Казаннан килгән Айдар Сөләйман һәм Татарстанның Атказанган артистлары Алсу Әбулханова һәм Рамил Миндиярның чыгышлары яңгырады. Халык аларны күтәренке күңел белән каршы алды.

Бәйрәмнең ахырында концертта катнашучы артистларыбыз белән башкаруында Г.Тукайның «Туган тел» җыры яңгырады. Аларага бөтен халык кушылып җырлады!

Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, “Toshkent” Телерадиоканалының мөхәррире Рәйхан Манняпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*