tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы сайтында күренекле якташлар өчен тавыш бирү башланды
ТАССРның 100 еллыгы сайтында күренекле якташлар өчен тавыш бирү башланды

ТАССРның 100 еллыгы сайтында күренекле якташлар өчен тавыш бирү башланды

ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган Татарстан сайтында республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү башланды. Бу акция «Якташың өчен тавыш бир!» дип атала.

«Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр», диелә сайтта.

45 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин, алар арасында республиканың һәр районнан вәкилләр бар. Алар арасында — Чаллыдан «КАМАЗ-Мастер» командасы автоузышчысы һәм җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстанның Аксубай районында туган язучы һәм шагыйрь Хәсән Туфан, Бөгелмә җырчысы Алсу һәм башкалар.

Әлегә сораштыруда опера җырчысы Федор Шаляпин, композитор София Гобәйдулина һәм чаңгычы Федор Симашев алда бара.

Күренекле татарстанлы өчен 100.tatarstan.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*