tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды

Республикада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды. Проектның приз фонды 500 мең сум. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы катнашында «100 лидер — Татарстан киләчәге» башлады», — дип аңлаттылар оешмада.

Конкурс яшьләргә үз проектларын һәм стартапларын тәкъдим итәргә һәм аларны профессиональ остазлар белән бергә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар, белгечләр һәм эшкуарлар катнаша ала. Катнашучыларга Татарстанның ИТ-парк, Иннополис, «Ак Барс Арена», «Майский» совхозы, «ТАНЕКО», Казан вертолет заводы, төрле университетлар һәм ТР Фәннәр академиясе кебек инновацион мәйданчыкларында ун остаз белән бизнес-интенсив һәм практика узарга туры киләчәк.

«Проект эшчәнлеге юнәлешләре: IT, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, мәгариф һәм һөнәри әзерлек», — диделәр Сәүдә-сәнәгать палатасында.

Конкурс берничә этапта узачак. Алар арасында менеджмент технологиясе, клиентка юнәлеш бирү, проектларның тотрыклылыгы, проект идарәсе, команда булдыру, лидерлык, проектларны яклау булачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы «100 үзмәшгульлек — Татарстан акселераторлары» һәм «Киләчәккә 100 юл — Киләчәкне бергә төзибез» проектларын эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*