tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына багышланган мультфильмны эшләүдә Әлмәт шәһәре укучылары да катнаша
ТАССРның 100 еллыгына багышланган мультфильмны эшләүдә Әлмәт шәһәре укучылары да катнаша

ТАССРның 100 еллыгына багышланган мультфильмны эшләүдә Әлмәт шәһәре укучылары да катнаша

«Татармультфильм» оешмасы ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Век Татарстана-3»  (“Татарстан гасыры-3”) милли анимация фильмын тормышка ашыру эшен дәвам итә. Проект 2017 нче елда старт алган иде. Инде берничә мультфильм чыгып өлгерде. Аларны төшерүдә балалар да катнаша.

Быелгы тема – сәнәгать һәм республиканың тарихи-мәдәни үсеше. Мультфильмнар белән шөгыльләнүчеләр Әлмәттә булды, дип хәбәр итә Әлмәт телевидениесе.  Алар 12 нче номерлы мәктәптә укучылар белән мастер-класс уздырган. ТАССРның йөз еллыгына әзерлек барышында,  «Татармультфильм» Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап тур уздыра. Проектта Әлмәт шәһәренең яшь рәссамнары да катнашырга булган.

«Татармультфильм» студиясе рәссамы Захар Мигунов белдергәнчә, мультфильмны төшергәндә балаларның рәсемнәре кулланылачак.

  • Быелгы тема республиканың казанышлары хакында. Балалар үз фантазияләрен кушып, темага туры килгән рәсемнәр ясый. Анда нефть чыгаруга кагылышлы тема гына түгел, бик кызык идеяләр тәкъдим итәләр. Кемдер “Нефтьче” мәдәният йорты янында кара алтын чыгаручыларга һәйкәл куя, кемдер ял итү урыннарын үзенчә кәгазьгә төшерә.

Балаларның эшләре Казанга «Татармультфильм» студиясенә җибәреләчәк. Һәм алар республика тарихы белән бәйле фильмда кулланылырга тиеш.

Видео: Век Татарстана

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*