tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” бәйгесе финалистлары булдыра: өчпочмак та пешерә, калфагын да чигә (ФОТО)
“Татар кызы” бәйгесе финалистлары булдыра: өчпочмак та пешерә, калфагын да чигә (ФОТО)

“Татар кызы” бәйгесе финалистлары булдыра: өчпочмак та пешерә, калфагын да чигә (ФОТО)

Татар кызлары элек-электән аш-суга, кул эшләренә оста булган. Гореф-гадәтләребез хәзер дә онытылмый икәненә “Татар кызы” бәйгесе ачык дәлил булып тора. Бәйгедә катнашучы сылукайлар милли ризыкларыбызны да оста пешерә, менә дигән итеп калфакларын да чигә. Республикакүләм бәйге финалистлары бүген берсеннән-берсе уздырып сәйләннәрне дә тезде, күз явын алырлык, тел йотарлык өчпочмаклар да пешереп күрсәтте.

«Татар кызы» республикакүләм бәйгесе финалистлары –  Татарстынның төрле районнарында яшәүче 12 уңган-булган кыз кичә башкалабыз Казанга җыелды.  Төп сынауга нибары берничә көн калды бит. Гүзәлкәйләр инде үз районнарында иң-иңнәре булып табылса да, һәркайсының хыялында “Татарстанның Татар кызы-2019” исеменә лаек булу.

Финалга әзерлек инде август ахырыннан бирле бара. Кызлар Казанга берничә репетициягә килеп китте, “Татар кызы” республикакүләм бәйгесе Гала-концертының режиссеры, сценаристы, бию куючылары белән очрашты, алар белән шөгыльләнде, фотосессиядә катнашты.

Кичә кызлар өчен төнге Казан буйлап экскурсия үткәрелде, башкалабызның татар хатын-кызлары белән бәйле урыннар күрсәтелде. Бүген инде кызлар җиң сызганып, һәркайсы бер төрле милли бизәкле алъяпкычлар ябып, башына яулыклар киеп, Казан рестораннырының берсендә уңганлыгын күрсәтте. Бу берничә көн – аларга үз-үзләрен күрсәтү өчен соңгы мөмкинлек.

Бүген кызларның бурычы – 6шар өчпочмак ясау иде. Камырны кызларга пешекчеләр әзерләп куйганнар иде. Алар бәрәңге турап, өчпочмакның эчлеген ясады, аннары камырны җәеп, өчпочмаклар бөкте.  Кызлар бәйгедә бер-берсенә көндәш булса да, һәрнәрсәдә ярдәмләшеп эшләде, эш күңелле барсын өчен җырлар да сузды.  Быелгы финалистларга “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесендә җиңгән Татарстан кызы Гөлназ Гатина да көч һәм киңәшләрен биреп торды, үзе дә менә дигән итеп өчпочмаклар ясады.

Аш-су бәйгесенә бәяне “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бирде. Ул милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне, гореф-гадәтләребезне саклауның әһәмияте турында сөйләде.  Кызларга йөкләнгән зур бурычлар турында әйтеп китте.

Өчпочмакларны ясап бетергәч, һәр кызга бәя куелды. Өчпочмаклары аеруча оста килеп чыккан ике кыз 5+ билгесенә лаек булды, ике кызның өчпочмакларында аз гына җитешсезлекләр табылды – аларга 4+ билгесе куелды, калган 8 кызның ашсуга осталыгы 5 билгесенә бәйләнде. Өчпочмаклар мичкә куелып, пешеп чыкканнан соң жюри янә бәя куйды – бу юлы өчпочмаклар ачылмаганмы икәненә төп игътибарны юнәлттеләр. Бу критерийдан чыгып, ике кызга 4 билгесе, калганнарына 5леләр куелды.

Аш-суга осталыгын күрсәткәннән соң, кызлар өчен тагын бер сынау әзерләнгән иде.  Алар элек-электән татар хатын-кызларының милли баш киеме булган калфакны сәйләннәр белән бизәде. Монда кызларга фантазияләрен эшкә җигәргә, энә белән оста эш итүен күрсәтергә туры килде.  Кызларның кайберләре өчен калфак бизәү инде ят эш түгел. Алар үзләренең башына киелгән калфакларын үзләре чигеп киюе булән мактанды, әмма араларында беренче тапкыр калфак чигүчеләр дә бар иде. Әмма, нәтиҗәдә, берсе дә сынатмады, берсеннән-берсе матур калфаклар булдырды.

Иртәгә кызларны әле интеллектуаль бәйге көтә. Сөйләшү форматында уздырылачак бу сынауда кызларга акыл зирәклеген күрсәтергә туры киләчәк. Аннары кызлар генераль репетициядә катнашачак. Ә инде 12 сентябрьдә 18:00 да Казанда Габдулла Тукай иемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы! Җиңүче 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә узачак «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.

Гүзәл Насыйбуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*