tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы авылларны саклау мәсьәләсен күтәрәчәк
Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы авылларны саклау мәсьәләсен күтәрәчәк

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы авылларны саклау мәсьәләсен күтәрәчәк

12-13 сентябрьдә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы татар авылларын саклау мәсьәләсен күтәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, галим Альберт Борһанов хәбәр итте.

Конгресс тарафыннан оештырылучы форум быел Томск шәһәрендә узачак һәм Татар бистәләре тарихына багышланачак. “Томск шәһәрендә Татар бистәләренең гүзәл үрнәге сакланып калган. Шуңа күрә форумны шушы шәһәрдә үткәрергә карар кылдык”, – диде Альберт Борһанов.

Галим Татар бистәләре һәм татар авылларының тарихын өйрәнү генә түгел, аларның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту да мөһим булуын әйтте. “Гасырлар дәвамында татар милләтен, мәдәниятен, традицияләрен шәһәрләрдәге Татар бистәләре һәм авыллар саклап калган”, – диде ул.

“Әмма без тарихи Татар бистәләренең, Татарстаннан читтәге татар авылларының юкка чыга баруын күрәбез. Мондый аянычлы хәл, әлбәттә, рус авылларын да урап узмый. Асфальт юл, газ, эш урыннары, балалар, мәктәпләр булмаган авылларның киләчәге дә юк дигән сүз. Безнең татар эшмәкәрләренең игътибарын кичекмәстән авылларга юнәлтергә кирәк”, – диде Альберт Борһанов.

Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе сүзләренчә, Татар бистәләрен һәм татар авылларын саклау буенча тәкъдимнәр Томскида булачак форумның резолюциясенә кертеләчәк.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*