tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре көннәре көч бирде
Татар яшьләре көннәре көч бирде

Татар яшьләре көннәре көч бирде

22-28 июньдә Татарстан Республикасының Лаеш районы Боровое Матюшино поселогында “Идел” Яшьләр үзәге базасында 24нче Татар яшьләре көннәре узды. Биредә илебезнең 30 регионыннан 150дән артык делегат җыелган иде. Әлеге чарага Удмуртиядән 9 кешелек делегация барды.

Яшьләрнең күбесе Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашты.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту. Шуларны истә тотыпмы, быелгы Татар яшьләре көннәренең программасы тагын да баерак иде. Буш вакытыбыз бөтенләй булмады. Татар яшьләре көннәренең һәр минуты шулкадәр яхшы уйланылган, төрле файдалы һәм кызыклы чаралар белән тулыландырылган иде.
Быел “Идел” яшьләр үзәге оешуга 15 ел тулды. Татар яшьләре көннәрендә бу вакыйгага аеруча зур игътибар бирелеп, беренче көнне үк бик зур бәйрәм оештырылды. Ул кичтә сәхнәдән Фирдүс Тямаев, Илназ Сафиуллин кебек танылган яшь җырчылар җырлады, делегатлар үзләре чыгыш ясап, “Идел” яшьләр үзәген котлап, рәхмәтләр җиткереп, аның туган көнен билгеләп уздык.

Ә бер көнне Г.Камал исемендәге театр янында барлык делегатлар катнашында флешмоб биедек. Һәр татар егете һәм кызында “Миндә ага татар каны!” дип язылган футболка, ә кулларда “Мин – татар баласы” диелгән беләзек иде. Бу чарадан алган хис-кичерешләрне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Мәдәният, журналистлык һәм актерлык осталыгы буенча төрле мастер-класслар оештырылды. Татарстан Фәннәр Академиясенең президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, депутат Илдар Гыйльметдинов һәм башка танылган шәхесләр белән очраштык булды. Татарча диктант язу безнең өчен бик файдалы булды. Минемчә, мондый диктантны һәр ел саен язарга кирәк.
Татар яшьләре көннәре – ул, иң беренче чиратта, кызлар һәм егетләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Шул максаттан, безнең делегация 2 чара уздырды: “Сандугач моңы” һәм “Ширбәтле пар”. Үзебез дә барлык чараларның, түгәрәк өстәлләрдә актив катнаштык.
Бер атна вакыт бик тиз узып китте. Төрле яклардан җыелган бер дә таныш булмаган егетләр-кызлар шул арада туганлашып, дуслашып беттек. Без тагын бер елга җитәрлек әйтеп бетергесез хис-кичерешләр, дәрт-дәрман алып, үз туган якларыбызга кайттык. Һәм “Идел” яшьләр үзәгенә чит төбәкләрдә яшәүче егет-кызларны җыеп, безгә бәйрәм көннәре бүләк иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Дилия Гатауллина,
Ижау шәһәре.

http://www.yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*