tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары Финляндиягә сәфәр кылды
Татар зыялылары Финляндиягә сәфәр кылды

Татар зыялылары Финляндиягә сәфәр кылды

31 нче октябрь – 2 нче ноябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем мәгариф, гыйлем, әдәбият әһелләре Илсур Һадиуллин – мәгариф министры урынбасары (делегация җитәкчесе), Илнар Һидиятов – Казан мәгариф идарәсе башлыгы, профессорлар Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов һ.б. Финляндиядә өч көнлек сәфәрдә булып кайттылар.

Мәгълүм ки, бу ил күп тармаклар буенча дөньяда алдынгы урыннарны били. Шведлар бу мәмләкәт халкының биш процентын гына тәшкил итсәләр дә, аларның теле Финляндиядә чын мәгънәсендә икенче дәүләт теле буларак кулланыла.

Татарстан кунаклары мәгариф министрлыгы, Хельсинки университеты җитәкчеләре белән очраштылар, Рәсәйнең Финляндиядәге илчесе тарафыннан кабул ителделәр, ил башкаласының истәлекле, тарихи урыннарын карадылар, милләттәшләребез җирләнгән каберстанга да зиярәт кылдылар. Лахти шәһәрендәге дөньякүләм атаклы ISKU корпорациясендә күпфункцияле мәктәптә булдылар.

Финляндиядә инде XIX гасыр урталарыннан бирле милләттәшләребез гомер кичерә, телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап килә, гәҗит-журналлар, китаплар чыгара. Казан зыялылары алар белән дә очрашты. Хельсинкидагы «Ислам җәмгыяте» бинасында Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңае белән конференция булды. Анда Татарстан вәкилләре һәм Финляндиядәге кардәшләребез бөек мәгърифәтче, татар тарихы, әдәбияты, мәгарифе хакында доклад-чыгышлар ясадылар.

Хатыйп Миңнегулов 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*