tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары: «Стратегияне кабул итү белән киләчәктә татарның статусы күтәреләчәк»
Татар зыялылары: «Стратегияне кабул итү белән киләчәктә татарның статусы күтәреләчәк»

Татар зыялылары: «Стратегияне кабул итү белән киләчәктә татарның статусы күтәреләчәк»

Казанда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында узган Милләт Җыенда Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде. Үсеш стратегиясе Татарстан һәм татар халкына нинди файда китерер? «Татар-информ» агентлыгы татар җәмәгатьчелегеннән сораштыру үткәрде.

«Без стратегияне бергәләшеп тормышка ашыра алачакбыз»

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татарларга берләшергә кирәклеген әйтте:

Мәдәният, мәгариф, фән кебек юнәлешләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан белән генә чикләнмәскә тиешбез. Күп позицияләр бөтен дөнья татарларын колачлый. Әлеге документ — берләштерүче стратегия булып тора. Туган телне, милли рухны саклау, гаилә турында күп сүзләр әйтелгән. Шушы яктан ул дөрес эшләнгән. Гомуми фразалар гына түгел, һәркем үзеннән, глобаль сораулардан башлый, дигән фикер үткәрелә.

Без хәзер аерым-аерым яшибез, эшлибез, бу дөрес түгел. Безгә берләшергә кирәк. Минемчә, без бергәләшеп, шушы стратегияне тормышка ашыра алачакбыз.

«Стратегия төзелмәсә, без нинди хәлгә калган булыр идек икән?»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов стратегияне татар халкының маягы дип саный:

Стратегия һәр кешенең күңелендә, җанында булырга тиеш. Татар халкының стратегиясе – Фәннәр Академиясе һәм татар җәмәгатьчелеге белән бергә эшләнгән документ. Без нинди дә булса карарга килеп, алдыбызга куйган максатларыбыз язылып, без шуңа ирешергә тиеш. Һәр кешедә милләт, тел, аның киләчәге өчен йөрәгендә һәм күңелендә татарлык бар икән, ул аны тормышка ашырырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы төзелгәннән соң, әгәр дә шушы әйберләр эшләнмәсә, без нинди хәлдә калган булыр идек? Мин әлеге стратегияне кабул итүне бик кирәк дип саныйм. Кабул итү генә түгел, аны тормышка ашыру зарур. Кабул итмәгән әйберне тормышка ашырып булмый, алдыңа бурычлар куймыйча, аны эшли алмыйсың.

Милләткә бурыч кую мәҗбүри төстә кирәкле эш дип уйлыйм. Аңа юл инде башланды. Әгәр дә бар татар җиң сызганып стратегияне тормышка ашыру өстендә эшли икән, калган сораулар ачыкланып бетәчәк.

«Стратегияне кабул итү белән киләчәктә татарның статусы күтәреләчәк»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина татар халкының дәрәҗәсен тагын да күтәрәсе иде, дигән фикердә:

Миңа калса, татар халкының стратегиясе татарның статусын күтәрәчәк. Телне саклыйбыз, дип һаман сөйләшәбез, тик ул буш сүз булып кына кала. Татар кайда булса да, икенче сорт кеше түгел, ә шундый ук Европа кешесе ул.

Стратегия булдырып, без тагын бер адымга күтәреләбез дип уйлыйм. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның чыгышларын нык ошаттым, ул бөтен дөнья татарларына таратып, Илһам Шакиров исемендәге конкурсын үткәрергә хәер-фатыйха бирде. Конкурс башкаларныкына охшамаган, анда классик, халыкчан һәм хәтта һәвәскәр җырчылар да катнаша ала.

Моннан тыш, халыкның татар теленә дөрес карашын тәрбияләргә кирәк. «Балам бер уку йортына да керә ала алмас, аны татарча укытырга кирәкми», – дип куркалар. Казанда мондый хәлләр бихисап. Шуңа да, татарның абруен күтәрәсе иде. Эштә дә, ике телдә сөйләшкән кешеләргә хезмәт хакларын күбрәк түләсеннәр иде. Аңа төрле яклап этәргеч биреп була. Халыкта горурлык хисен уяту мөһим.

Хәзерге вакытта Казанда татар сөйләме ишетелә, элек бөтенләй башкача иде. Мин беренче тапкыр Казанга килгәндә татар телен ишетергә хыялландым. Татарча эндәшсәм, ачуланып, вата-җимерә, русча җаваплыйлар иде. Хәзер татар халкы кайда гына булса да рәхәтләнеп үз телендә сөйләшә. Бу күренеш — яхшыга. 15 ел элек тә әле болай ук түгел иде.

Татар музыкасын да яхшы итеп биреп, попсадан һәм юк-бардан аерасы иде. Татарны зәвыклы итәргә, чын музыканы аңларга өйрәтергә кирәк. Хөкүмәттә һәм Дәүләт Советында милли кием булдырылачагын да ишеттем. Башка милләтләрнең дә татар халкының киемнәрен киясе килсен итеп эшләргә кирәк аны. Кәләпүш яисә калфак кию белән генә чикләнеп калып булмый. Әле әйтеләсе фикерләр алда.

«Милләтебез саклана, ныгый бара икән, мин бу стратегияне хуплыйм»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев стратегияне хуплавын белдерде:

Хөкүмәт бар нәрсәне хәл итеп бетерә алмый. Миңа калса, иң элек үзебездән башларга кирәк. Шул ук татар җитәкчеләре балалары, оныклары белән татарча сөйләшәләрме? Телне саклауның мохите авылда. Авыл һәрвакытта да шагыйрьләр, җырчылар белән тәэмин итеп килде. Әгәр дә, шул рәвешле, телебез, милләтебез саклана, ныгый бара икән, мин бу стратегияне хуплыйм.

«Стратегия ниндидер дәрәҗәдә әдәби әсәр кебек»

Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин стратегияне максатка ирешү юлларын күрсәтә торган документ булырга тиешлеген искәртте:

Иң беренче чиратта, бу — адым. Мин ул стратегияне күрдем, җентекләп укып чыктым. Тышлыгында ул проект дип язылган. Димәк, ул әле кабул ителгән очракта да проект кына. Аңлавымча, ул аннары ниндидер зур бер тулаем программа булырга тиеш.

Әлбәттә, анда аксиома булган, билгеле әйберләр турында язылган: мирасыбызны хөрмәт итү, татар итеп тану, хис итү, хәтта үгет-нәсихәт, тәрбия турында күп әйберләр әйтелгән. Үзаңны, үзбилгеләнүне үстерүнең юллары да күрсәтелгән. Ниндидер дәрәҗәдә әдәби әсәр кебек, эссены хәтерләтә.

Әмма минем өчен бер җитешмәгән җире калды — стратегия дип таныйбыз икән, проблеманы чишү юлларын да күрсәтергә кирәк. Мин аны ниндидер этаплы документ шикелле кабул итәм. Аны әле эчтәлек белән тулыландырырга кирәк. Гомумән, безнең җөмһүриятебез нинди адымнар ясаячагы минем өчен ачыкланып бетмәде. Теория ягыннан бар да бар. Барысы да камил, саллы фикерле, мәгънәле. Безнең галимнәребезнең кулы сизелә. Әмма практик яктан ачыкланып бетмәгән урыннары бар. Максатка ирешү юлларын да күрсәтә торган документ булырга тиеш ул.

«Стратегия татар халкының яшәешен камилләштерер»

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар халкының үсеш стратегиясе инде тулысынча чынга ашырылган дип саный:

Чынга ашырылмаса, аны бүген сөйләп тормаслар иде. Бик матур очрашу. Беләсезме, миңа халкыбызның бердәмлеге ошады. Мин бит анда килгән халыкның күбесен беләм. Бөтен регионнарда гастрольләрдә йөрдем. Шушы стратегия татар халкының яшәешен камилләштерер дип уйлыйм.

Татар халкы беркайчан да бетмәячәк, шуны бел. Аның өчен кайгырырга кирәкми. Гомер-гомергә килгән ул. Татар халкы Җир шартлап ярылганда гына бетәргә мөмкин. Шуны күзәтәм: чит илдәге татарлар урамга чыксалар – чит телдә, өйгә керсәләр, гаиләләрендә татарча аралаша.

«Стратегияне чит төбәкләрдә һәм Татарстанда яшәгән татарларның тәҗрибәләрен кушып гамәлгә ашырырга кирәк»

Свердловск өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина стратегияне кабул итеп, аны актуальләштереп бетерү яклы булуын әйтте:

Минем фикеремчә, кирәк ул. Ул бик мөһим документ. Аны гамәлгә ашыру өчен күп эшләр эшлисе бар әле. Документ кабул итеп кенә: «Ура, без җиңдек», — дип әйтә алмыйбыз. Аны башлагач, эшләп тә бетерергә кирәктер. Бәлки, аның һәрбер җөмләсен укып чыгып, чит төбәкләрдә һәм Татарстанда яшәгән татарларның тәҗрибәләрен кушып эшләргәдер. Чын-чынлап татарны саклап калырга тиешле документ икән, аны инде эшли башларга кирәк.

Минемчә, эшне башлап, бара-бара аны тагын да актуальләштереп бетерү мөһим. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар арасында милләтпәрвәр яшьләр азрак. Кызганыч, алар әле чыныккан буын түгел. Үзләренең яшьлекләренә һәм энергияләренә генә таянмыйча, фундаментны белеп эшләсәләр иде. Милләт картаймасын һәм милләтнең актив, күзләре янып торган яшьләре булсын иде. Минем теләгем шул.

«Стратегияне кабул итү күпләрдә ышаныч тудырды»

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин стратегиянең гамәлгә ашуы халыкның милли үзаңының үсеше белән бәйле булуын билгеләп үтте:

өтендөнья татар конгрессы үзенең зур миссиясен берничә дистә ел буе уңышлы башкарып килә. Төп максат — татар халкының дөнья халыклары арасында сакланып килүен һәм үсешен тәэмин итү. Кеше ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрен саклап, үз халкының телен, тарихын, сәнгатен белергә тиеш. Татарлар кайда булсалар да, бетә торган халык түгел. Исеме татар булып та, җисеме татар булырмы? Мине иң каты борчыган мәсьәлә — шул.

Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү күпләрдә ышаныч тудырды дип уйлыйм. Ул өмет тудыра торган документ. Әгәр дә үзебезнең халкыбызның үзаңын югары үстерсәк, ул, шул рәвешле, стратегиядә куелган мәсьәләләрне үтәү булыр иде.

«Стратегия — халыкның язмышын хәл итә торган документ»

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова стратегия кабул ителгәннән соң, татар халкына актив хезмәт куярга кирәклеген билгеләп үтте:

Милләт җыены, һичшиксез, халыкның язмышын хәл итә торган вакыйга. Шул ук вакытта шуны да аңларга тиешбез: үсеш стратегиясе — катып калган документ түгел, аның булуы белән канәгать калып, бер урында утырырга тиеш түгелбез. Стратегия — гамәлгә ашыруның күрсәтмәсе. Стратегияне тормышка ашыру өчен, җаваплылык вакыты җитте. Монда бөтен халыкның, һәр гаиләнең җаваплы булуы күздә тотыла. Алга таба дистә елларга зур эш көтә. Әмма барыннан да бигрәк безгә, милли оешмалар лидерларына һәм активистларга, татар дөньясын бу хәрәкәткә җыю өчен, тырышып хезмәт куярга туры киләчәк.

«Бу, кечкенә генә булса да, үтемле юл»

Бельгия татарлары берлеге рәисе Лилия Вәлиева стратегияне кирәкле документ дип атады:

Стратегия гаиләгә юнәлдерелгән, ничек тә булса телне, гореф-гадәтләрне сакларга тиеш алар. Бу документ бик кирәкле һәм әһәмиятле. Шулай да аңлашылып бетмәгән урыннары бар. Мәсәлән, авылда яшәүче, 8 класс белеме булган әни ничек итеп баласына әдәби телне өйрәтә яки табиб булган кеше Сәгыйть Рәмиев, Хәсән Туфан иҗатына мәхәббәт уята аламы балада?

Моның турыда элегрәк тә әйткәнем булды. Яшь татар журналистлары яхшы идеяләр тәкъдим иткәннәр иде, кызганыч, аларның берсен дә әлеге документта тапмадым. Үз телен белгән тулы кыйммәтле шәхес формалаштыру һәм пропагандалау өчен киң белем бирү кирәк.

Әлбәттә, ана сөте белән генә бөтен булган кыйммәтләрне дә биреп бетереп булмый. Тел өйрәнүгә мөмкинлекләр күбрәк булган саен, аның белән кызыксынучылар да, шул телдә сөйләшүчеләр дә шулкадәр күбрәк булачак. Тел гаилә кысаларында тар булып кала, ул үсә алмый. Тел өчен әдәбияттан, театр, кинематография һәм фәннән торган актив эшчәнлек мохите кирәк. Аны өйрәнү өчен этәргеч булырга тиеш. Безнең халыкка «кухнядагы татар теле» кирәкми. Аны университет дипломына хәтле өйрәнүне хөкүмәт финансларга тиеш.

Мин Европада торам. Мондагы татар гаиләләре белән күп аралашам. Без инде берничә ел рәттән Урта диңгез буенда татар лагере оештырабыз. Бу — шәхси проект. Хөкүмәт мондый проектларны үзе оештыра алмыймы? Шундый җирләргә яшь спортчыларны, музыкантларны, физикларны — талантлы яшьләрне җибәрергә булыр иде. Бу кечкенә бер тамчы гына. Ләкин тәгаен беләм: үтемле юл. Европада яшәүче татар балаларында сыналган.

29 августта татар халкының стратегиясе кабул ителде. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашты.

intertat.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*