tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Р.Н.Миңнехановның Ватан саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате
Р.Н.Миңнехановның Ватан саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

Р.Н.Миңнехановның Ватан саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Ватан саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне – илнең үткәнендә һәм хәзерге тормышыбызда армиянең әһәмиятле ролен ачык чагылдырган гомумхалык бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Россия Кораллы көчләренең күпгасырлык тарихы бар. Хәзерге гаскәриләр – шөһрәтле баһадирлар һәм Александр Невский дружиналары, Бөек Петр һәм даһи гаскәрбашы Суворов полклары, 1812 елгы сугыш солдатлары батырлыгының һәм шанлы традицияләренең лаеклы варислары.
Бөек җиңүләр, каһарманлыклар истәлегенә багышланган даталар арасында 23 февраль безнең өчен аерым урын тота. 100 ел элек бу көндә бөтен барлыгы белән халыкныкы булган Эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзелә һәм ул Кораллы Көчләребезнең данлы юлын дәвам итә, тагын да зуррак казанышларга ирешә.
Хәзерге Россиядә Ватанны саклаучылар көненең асылына киңрәк мәгънә салына. Кораллы көрәшнең яңа төрләре барлыкка килү, армияне  яңача коралландыру, контракт нигезендә хәрби хезмәт узуны гамәлгә кертү гаскәриләрнең тышкы кыяфәте, әзерлек рәвешләре дә бик тиз үзгәрүенә китерә.
Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен арттыру, яшьләрне хәрби бурычларын үтәүгә әзерләү, частьләр һәм гарнизоннар белән шефлык элемтәләрен үстерү һәрчак игътибар үзәгендә булды. Хәрби-патриотик эшнең әлеге һәм башка юнәлешләренә дәүләт һәм граждан җәмгыяте даими илтифат күрсәтә килде, ветераннарыбыз аңа бәяләп бетергесез зур  өлеш кертте.
Казаныбызда Ватанның меңнәрчә тугрылыклы улын тәрбияләп,  укытып чыгарган Кызыл байраклы югары танк команда училищесы һәм Суворов хәрби училищесы булуы белән без хаклы төстә горурланабыз.
Россия Федерациясе Президенты, Россия Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие В.В. Путин карарлары нигезендә соңгы вакытта республикабызның оборона комплексын үстерү өчен бик күп нәрсәләр эшләнә. Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән стратегик бомбардировщиклар, хәрби вертолетлар һәм катерлар, автомобиль техникасы, өр-яңа коралларның башка үрнәкләре Россиянең хәрби көчен арттыруга ярдәм итә, читтән янаган барлык куркынычларга каршы безнең саллы, нәтиҗәле җавабыбыз булып тора.
Хөрмәтле ветераннарны, каһарман сугышчыларыбызны, сезнең һәрберегезне тагын бер кат Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлыйм, рухи ныклык, үз -үзегезгә зур ышаныч, исәнлек-саулык һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*