tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстар» бәйгесенең өченче чыгарылышын августта күрсәтәчәкләр
«Татарстар» бәйгесенең өченче чыгарылышын августта күрсәтәчәкләр

«Татарстар» бәйгесенең өченче чыгарылышын августта күрсәтәчәкләр

Хәтерләсәгез, 9 августта республикада “Татарстар” дип исемләнгән татар онлайн-шоу башланып киткән иде. Өченче чыгарылышны 23 августта күрсәтергә булганнар.

Икенче чыгарылышта туры эфир аша 520 гаризаның унысын сайлап алганнар. Ә ярымфиналга бары биш кенә башкаручы чыккан. Алар – Казаннан Римма Никитина, Диана Хәбибуллина һәм Рамилә Галәветдинова, Кукмарадан Инзилә Кадыйрова һәм Әгерҗедән музыкант Эдуард Мираев. Конкурста катнашырга теләге булганнар хәзер дә гариза җибәрә ала.

Икенче сезонның йомгаклау чыгарылышы 23 августта 19:00 сәгатьтә “Татарстар”ның рәсми төркемендә, шулай ук «Одноклассники» һәм «Instagram»да күрсәтеләчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*