tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин станцияләргә татарча исем бирү телгә мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный
Тәбрис Яруллин станцияләргә татарча исем бирү телгә мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный

Тәбрис Яруллин станцияләргә татарча исем бирү телгә мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин метро станцияләренә татарча исем бирү телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртәчәк дип саный. Форум рәисе “Дубравная” метро станциясенә татар телле атама бирү мөмкинлегендә шикләнә. “Хәзер инде эшләнеп куелгач, белмим”, – диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

  • Казанда “Дубравная” метро станциясентөзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы – 730 метр, киңлеге – 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, станцияләргә матур татар исемнәре бирсәләр, ул телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртәчәк. “Дубравная” метро станциясе атамасына “Тәрҗемә кирәк” дигән бәхәс күптәнге инде. Безнең фикер бер. Без күптән әйтеп киләбез: шәһәрдә татарча сүзләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Татар сүзенә сусаганбыз. Казан урамнары татар сүзләренә сусаган. Станцияләргә исем кушканда, аларга матур татар исемнәре бирсәләр, ул телгә карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә, аңа кызыксыну да уята”, – диде форум рәисе.

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан әлегә бу мәсьәләгә карата иҗтимагый инициатива планлаштырылмавын әйтте. “Конкрет “Дубравная” буенчанинди дә булса иҗтимагый инициатива юк. Әлегә планлаштырган юк. Метро станциясен эшләгәндә хатлар яздык без. Аның исемен өч ел элек сайлаганнар иде. Хәзер инде эшләнеп куелгач, белмим”, – диде Тәбрис Яруллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170953/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*