tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Таҗетдин: Милли тормыш һәм дин мәсьәләләре 100 елдан артык борчыган мәсьәләләр
Тәлгать Таҗетдин: Милли тормыш һәм дин мәсьәләләре 100 елдан артык борчыган мәсьәләләр

Тәлгать Таҗетдин: Милли тормыш һәм дин мәсьәләләре 100 елдан артык борчыган мәсьәләләр

Бүгенге көндә,  Аллага шөкер, 4 меңнән артык мәчетләребез бар, ләкин ябылганнары да шактый, дип  Россия мөселманнары Үзәк  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин Казанда уза торган IX Бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында дин әһелләренә йөкләнгән бурычлар, җаваплылык турында искәртте.

Милли тормыш һәм дин мәсьәләләре хакында киңәшер өчен тугызынчы тапкыр җыелдык. Ләкин бу мәсьәләләр безне тугыз ел гына түгел, күп еллар, йөз елдан артык – 1917 елдан бирле борчыган проблемалар. Бу форумыбызда уртага салып сөйләшер өчен күп мәсьәләләр куелган. Ул – татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру да, балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә, “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләсе дә,  татар халкының рухи мирасын барлау  һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле дә.  Кичә башланган сөйләшүне бүген дә дәвам итәбез, – дип белдерде Тәлгать Таҗетдин.

Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә,  дин әһелләренең рухы булырга тиеш. Моны бер һөнәр итеп түгел, бәлки бөтен күңел белән Аллаһы ризалыгы өчен ихласлык белән үтәлә торган  эш итеп башкарырга кирәк, ди ул.

Кичә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Быел ул бөек мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз” дигән шигарь астында уза. Кичә Ш.Мәрҗани исемендәге мәчеттә өйлә намазы укылды, 4 секция эшләде. Бүген исә “Корстон” күңел ачу үзәгендә бу эшкә нәтиҗә ясау, төп фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бара. Пленар утырышның беренче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*