tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә дини өлкәдә күп эшләр башкарылды
Төмән өлкәсендә дини өлкәдә күп эшләр башкарылды

Төмән өлкәсендә дини өлкәдә күп эшләр башкарылды

Өлкә мөселманнарының өч дини идарәсе бер шурага берләшкәч, гаугалашулар тынып, бердәм рәвештә башкарылган эшләр саны да артты.

Хакимият бинасында намаз уку

Хакимият бинасында намаз уку

Май аенда Төмән өлкә мөселман идарәсе рәисе итеп бабасы имам булган Зиннәт хәзрәт Садыйков сайланганнан соң, барлык дини идарәләр дә бер шурага берләштеләр. Ураза, Корбан бәйрәмнәре гаетләре күтәренке рухта, ярдәмләшеп үткәрелде. Зиннәт хәзрәт алтмышлаган дин әһелен җыеп, белемле укытучыларны чакырып, семинар оештырды. Төмәндә даими рәвештә ислам буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздырылып тора. Беренче мәртәбә Төмән шәһәр хакимияте бинасында намаз укылды. Мәчетләрне закон тәртибендә рәсмиләштерү, төзекләндерү һәм яңарту, якшәмбе мәктәпләренә белем дәрәҗәсен үстерү, дини бәйрәмнәр оештыру, мәчетләр төзү, имамнарга акчалата, фәкыйрь-ятимнәргә ярдәм кулын сузуны тормышка ашыру өчен өлкә

Юршак мәчетен торгызуга ярдәм мәсьәләсе хәт ителә

Юршак мәчетен торгызуга ярдәм мәсьәләсе хәт ителә

хакимияте каршында багучылар шурасы булдырылу, Татарстан мөселман дини идарәсе белән килешү төзелү дә зур тарихи вакыйга булып калды. Ә инде шул эшләрнең дәвамы итеп Тубыл районының Юршак авылындагы борынгы мәчетне (мөселман оешмасы җитәкчесе Хәлилә Шамакова) һәм Төмән районындагы Индрәй мәчетен төзекләндерү (мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов) эшләренә ярдәм турында өлкә хакимияте белән килешүгә имзалар куелды. “Өлкәдә эшләп килүче 3 дини оешма берләшкәч, кыска вакыт эчендә

Юршак мәчете

Юршак мәчете

бик күп нәтиҗәле эшләр башкарылды. 16 нчы декабрьдә Тубыл районы, Юршак авылы мәчетен төзекләндерү турында килешмә төзегән булсак, бүген губернатор Индрәй мәчетен ремонтларга матди ярдәм күрсәтергә әзер икәнен белдерде. Билгеләнгән акча иртәгә үк мәчетнең исап-хисап счетына күчереләчәк. Аны урынлы тотынырга, төгәл отчет алып барырга кирәклеген һәркем яхшы аңлый”, – диде милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев дин әһелләре белән узган чираттагы утырышта.

“Әле аңа кадәр Ялутор районының Яңа Атьял, Бумаер һәм Кулик, Түбән Тәүде районының Киндерле авыллары мәчетләренә җылылык кертелгән иде. Төмәннең Мельникайте урамындагы мәчетен төзекләндерелергә дә акча бирелгән. Үткән ел өлкә бюджетыннан мәчетләр ремонтлау өчен өч миллион сум акча бүленде, алдагы елда Тубылдагы икенче мәчетне төзүгә 20 миллион сум күчерелгән иде”, – дип ачыклап үтте шул комитет белгече Рифкать Насыйбуллин.

Л____че м__четен ачу вакытында– Ерактагы – саз артындагы Ләңче авылында балыкчылар көче белән төзелгән мәчет ачылу тантанасында катнашырга насыйп булды, – дип сөйләп китте Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх Гарифуллин. – Көннең салкын, юлның уңайсыз булуына карамастан, кунаклар күп килгәннәр.

Авылда башлангыч мәктәп кенә эшли. Аннары укучылар Вәчир урта мәктәбенә йөреп укыйлар. Тик монда белемле имам юк әле, ул турыда халык белән сөйләштек, теләүчеләрне укытырга әзербез.

Бераздан өлкәнең татар авылларыннан иң төньякта урнашкан Өге авылына (Уват районы) юл алдык. Анда мәчетнең 20 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм оештырдылар. Районда бердәнбер татар авылы зур түгел. Мәктәп юк, балалар 45 чакрымдагы Горный поселогына барып белем алалар. Хезмәт яшендәгеләр өчен ике пилорама бар, балыкчылык, җиләк-җимеш җыеп тапшырудан тапкан керемгә көн итәләр.

Иртеш поселогы мәчете

Иртеш поселогы мәчете

“Имамыбыз Әхтәм Мөхәммәтҗанов – абруйлы шәхес, затлы нәсел баласы. Әби-бабалары да, үзе дә балалары белән намаз укыганнар. Омскида эшләгән елларында да кызын ияртеп якшәмбе мәктәбенә йөри. Аннары ул авылга кайтты. Мәчет булдыру – аның төп нияте иде. Авылдашларын бу эшкә тартып, 20 ел элек ниятен дә дә тормышка ашырды. Хаҗ кылып та кайтты. Курасы тулы мал: сыер, сарыклар, берничә ат, тавыклар асрый. Бакчасында барысын да үстерә. Аның тагын бер теләге бар – юл һаләкәтеннән соң ятим калган ике оныгын тәрбияләп аякка бастыру. Алар өчен Тубылда йорт сатып алдылар, хатыны шунда яши. Үзе дә еш барып йөри”, – дип таныштырды ветеран укытучы Хәнифә Рябикова.

Пәйгамбәребез белән бәйле экспонатлар

Пәйгамбәребез белән бәйле экспонатлар

Аллаһы Тәгаләнең илчесе, хәбәрчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан январь аенда Төмән шәһәрендәге мөселманнар «Төзүче» мәдәният сараенда Мәүлет бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм кичәсендә Коръән аятьләрен Сөләйман хәзрәт Мөкминов укыды, Пәйгамбәр турында шигырьләр сөйләнде, фильм күрсәтелде.

Чечен Республикасыннан махсус чакырылган җырчы Карина Радуева үзенең көчле тавышы белән берничә җыр башкарып тамашачыны таң калдырды. Энҗе Миргазизова Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) турында викторина оештырып, дөрес җавап кайтаручыларга бүләкләр тапшырды. Тамашачыга Төмән өлкә музеенда бик тә кыйммәтле экспонат булып сакланган, бәйрәм хөрмәтенә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае залына китерелгән Мөхәммәт пәйгамбәр сакалының бер бөртеге урнаштырылган тартма янына килергә мөмкинлек бирелде. Мәүлет бәйрәме тагын берничә җирдә үтте.

Тиздән Манат авылында яңа мәчет ачылачагын, Тубыл районының Иртеш буе поселогында да үзенчәлекле проект буенча ясалган иман йорты әзер булачагын хәбәр итте Фатыйх хәзрәт.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*