tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Кырынкүл авылында катер-һәйкәл куйганнар
Төмәндә Кырынкүл авылында катер-һәйкәл куйганнар

Төмәндә Кырынкүл авылында катер-һәйкәл куйганнар

28 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәме көнендә Төмәндә Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды, дип хәбәр итә “Яңарыш” сайты.

  • “Аист” чик сакчылары катеры 1986 елдан Россия-Кытай һәм Россия-Казахстан чикләре буенча йөреп торган. Катер-һәйкәлнең озынлыгы 9 метрдан артык, киңлеге 2,6 метр, биеклеге 3 метрга якын. “Аист” Россия флагын символлаштырган яр буе сакчылары төсенә буялган. Бортның саны – 072, Төмән өлкәсе кодын символлаштырган.
  • Митингта катерны булдыруда ярдәм иткән спонсорларга, булышучыларга зур рәхмәт сүзләре әйтелгән.“Алар арасында милләттәшләребезнең исемнәре дә яңгырады, алар – эшкуар Ринат Насыйров, иҗтимагый оешма әгъзасы Ринат Ташбулатов”, диелгән әлеге хәбәрдә.

    Юбилей белән котлап ветераннарга истәлекле медальләр тапшырганнар. Сәхнәдә концерт булган, почмакларда көч экстримы буенча ярышлар оештырылган.

  • http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/10/165673/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*