tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Туган телем” түгәрәгенә биш яшьтән алып балалар чакырыла
Төмәндә “Туган телем” түгәрәгенә биш яшьтән алып балалар чакырыла

Төмәндә “Туган телем” түгәрәгенә биш яшьтән алып балалар чакырыла

Төмәннең “Туган телем” әдәбият-сәнгать түгәрәге кабат эшен яңарта. Бу хакта Төмән Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Түгәрәкләргә 5 яшьтән алып балалар һәм өлкәннәр чакырыла. Балалар өч төркемгә: 5-9 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр бүленеп шөгыльләнәчәк. Олылар өчен аерым дәресләр каралган.

Дәресләр һәр шимбә уздырылыр дип планлаштырыла. Балаларга түгәрәккә йөрү бушлай, 18 яшьтән өлкәннәр өчен айлык түләү каралган.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*