tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикли
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикли

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикли

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Илебез дәүләтчелегенең меңьеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.

Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый.

Алдынгы үсеш темплары күрсәтүче республикабыз илебезнең биләп торган урынында ныклап урнашуына бик зур өлеш кертә. Федерализмны үстерүгә, күп милләтле дәүләтебезне ныгытуга юнәлтелгән инициативаларыбыз таяныч таба. Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Татарстан күрсәткән нәтиҗәләр барлык төбәкләр арасында иң яхшылардан” булуын ассызыклады.

Илебез белән бергәләп, без бу елларны лаеклы үттек. Федераль үзәк булышлыгы белән, Татарстан нәтиҗәле икътисад, тотрыклы иҗтимагый-сәяси үсешкә иреште, татарстанлылар тормышының дәрәҗәсен һәм стандартларын яхшырту нигезләрен булдырды.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы хәерле мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру, гражданлык җәмгыяте институтларын төзү, хакимиятнең барлык тармакларының һәм баскычларының бердәм булуы казанышларыбызның ныклы нигезе булып тора.

Кадерле дуслар!

Җәмгыятебезнең тормышын ватанпәрвәрлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән һәм олы тормышка беренче адым ясаган туган җирләребезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара.

Ватаныбыз белән горурлану өчен тулы нигезебез бар. Россия көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Бергәләп без зур уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда – без көчле!

Барлык татарстанлыларга ныклы исәнлек, тормыш дәрте һәм өметле киләчәк, муллык һәм уңышлар, уртак йортыбыз – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең киләчәктә дә алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телим”, – диелә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов тәбрикнамәсендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*