tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан абый Миңнуллинны сагынып искә алабыз
Туфан абый Миңнуллинны сагынып искә алабыз

Туфан абый Миңнуллинны сагынып искә алабыз

Бүген күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфа́н Абдулла́ улы Миңну́ллин туган көн. Туфан абый белән биш ел Дәүләт Советында бергә эшләгән елларны бик еш сагынып искә алам.

Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт Советында һәрвакыт татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе иде.Туфан абыйның 2012 елның 26нчы апрелендә ясаган соңгы чыгышы әле дә күз алдында.

Туфан Абдуллович депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле, утырышларны татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак, ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,татар халкының язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар милләтен дәүләт дәрәҗәсендә яклый белә иде.

Тәтештә Әтрәч , Чупрәледэ Мунчали укуларын уздырганда да, Туфан абыйга еш мөрәҗәгать иттек, аның фикерләрен үзебезгә бер юнәлеш итеп эшләдек. Бүгенге чорда Туфан Миңнуллин кебек батыр йөрәкле милләтпәрвәр затлар җитми. Кешелекле шәхес, яхшы әңгәмәдәш,з ыялы милләттәшебезне еш искә төшерәбез, җомга намазлары вакытында аның рухына да дога кылабыз.

Фәрид Фәиз улы Мифтахов,
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*