tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел — назлы гөл
Туган тел — назлы гөл

Туган тел — назлы гөл

Башкортстан Республикасында, Олы Кәркәледә, шулай дип аталган әдәби-музыкаль чара үтте.

Күңелләрне җылытып, күз карашын иркәләп тәрәзә төбендә үсеп утыручы гөл шау чәчәккә күмелсен өчен аңа тәрбия һәм игътибар кирәк. Туган телне дә нәкъ назлы гөл белән чагыштырып була. Чөнки аны сакламасак, шул телдә укымасак, сөйләшмәсәк, ул да гөл кебек шиңә һәм ахыр чиктә үлә.

Миякә районының Олы Кәркәле авылы урта мәктәбе укытучылары моны яхшы аңлый. Алар укучыларга туган телләренә карата ихтирам, хөрмәт уятуга күп көч сала.Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның туган авылындагы мәктәптә бик тә сәләтле, тырыш, уңган балалар белем ала. Моны аларның республикада үткәрелүче олимпиада, конкурсларда җиңүләре дә дәлилләп тора.

Күптән түгел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Зәйнет­динова җитәкчелегендә “Туган тел — назлы гөл” дигән әдәби-музыкаль чара үтте. Җиденче сыйныф укучылары анда шигырьләр сөй­ләде, җырлар башкарды. “Тукай моңнары”, “Җанлы сүз” конкурслары призеры Динар Сөләй­манов, Марис Нәзировның “Татар авыллары” шигырен оста сөй­ләп, тамашачылар күңелен яулады. Шулай ук Элина Хисамованың Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигырен сәнгатьле укуы беркемне дә битараф калдырмады. Ә инде беренче сыйныф укучысы Вадим Гафуров чыгышы дәррәү алкышларга күмелде.

Залда утырган укучылар да чарада актив катнашты. Алар укытучылары биргән сорауларга җавап бирде. ни өчен туган телне яратуларын, хөрмәт итүләрен тас­вирлап сөйләде. Әдәби-музыкаль чара милләте­безнең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Зөһрә ГАЛИЕВА
Миякә районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*