tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел”не җырлаганда еладык”
“Туган тел”не җырлаганда еладык”

“Туган тел”не җырлаганда еладык”

“Татар кызы” халыкара бәйгесе үткәнгә дә шактый вакыт узды. Татар сылулары да үз төбәкләренә кайтып китте. Милләтнең йөзе итеп сайланган кызларның берничәсе белән элемтәгә кереп, әңгәмә кордык. “Иң нурлы кыз” номинациясендә җиңгән Әлмира Таҗет­динова “Татар кызы” конкурсыннан соң тормышы турында сөйләде.

Әлмира бәйгедә Екатеринбург шәһәре данын як­лап чыгыш ясады. Кыз тумышы белән Свердловск өлкә­cенең Красноуфимск районы Рахманкул авылыннан. Хәзер ул – Урал дәүләт медицина универси­теты­ның 3 курс студенты. Табиб-рос­пот­ребнадзор һөнәрен үз­ләш­терә. Башка шөгыль­ләре дә күп. Балачактан әбисе ыргак белән бәйләргә өйрәткән. “Әбием өйрәткән һөнәрне әлегәчә ташламыйм”, – ди кыз. Курайда, гитарада уйный белә. Кыскасы, җитмеш төрле һөнәр дә аз Әлмирага.

– Конкурстан соң тор­мы­шың үзгәрдеме?

– “Татар кызы” бәйгесе, чыннан да, тормышымны ях­шы якка үзгәртте. Мин хәзер дөньяга башкача карыйм, уйларым да үзгәрде. Иң куандырганы – татар телендә яхшырак сөйлә­шәм. Үзебезнең төбәктә тел җирле сөйләм бит, диалект сүзләр бик күп. Конкурс тәмамланса да, татар кызы булудан туктамыйм. Минем зур миссиям – “Татар кызы” бәйгесен үз шәһәремдә уз­дыру. Киләчәккә уй-хыял­лар, планнар күп, максатка ирешергә язсын иде.

– “Татар кызы”нда алган белемнәрне үз тө­бәгеңдә кулланасыңмы?

– Мин “Яшен” татар яшьләре оешмасында актив катнашам. Оешма вә­кил­ләре белән төрле чаралар үткәрәбез, балалар бе­лән уйныйбыз, татар телен, мәдәниятен алга сөрәбез.

– Финалга чыккан баш­ка кызлар белән элем­тәдә торасыңмы?

– Әлбәттә! Кызларымны бик яратам, “ВКонтакте”да, “Инстаграм”да барысы да бар, бер-беребезне карап, кызыксынып, язышып торабыз. Илнара Надыйрова белән көн саен аралашабыз. Үзенә – Оренбургка кунакка дәшә әле. Барырга уйлап торам. Кызлар белән әле күрешербез дип ышанам. Ижауга да барырбыз, яңа “Татар кызы” катнашучылары өчен җан атарбыз.

– Конкурс барышында сез шактый күп җирләрдә булдыгыз, шәхесләр бе­лән очраштыгыз. Шулай да, нинди көн хәтереңдә ныграк уелып калды?

– Бәйгедәге һәр көн кадерле иде. Ә иң истә калганы – Камал театрына экскурсия булды. Аны актер Фәнис абый Җиһаншин алып барды. Ул театр турында сөйләде, сәхнә артын күрсәтте, күп серләрне ачты. Үз бәхетемә үзем ышанмаган идем ул чакта! Камал театрындагы декора­ция­ләрне тотып еладым хәтта. Экскурсиядән соң, кызлар белән түгәрәккә басып, “Туган тел” җырын баш­кардык. Җырлаганда еладык.

– Татар кызына гына хас өч сыйфатны әйт әле.

– Татар кызы сөйкемле, сәләтле һәм матур булырга тиеш.

– Тормышта татарча сөйләшәсеңме, әллә урыс теле күбрәк кулланыламы?

– Мин – авыл кызы, хә­зер Екатеринбургта яшим. Шәһәрдә булгач, урыс те­лендә күбрәк сөйләшәбез, әлбәттә. Гаиләдә татарча, башка вакытта ничек туры килә, төрлечә була инде. Әти-әниемә рәхмәт. Алар кечкенәдән үк абый белән мине татар телен белсеннәр дип тәрбияләделәр, татарча концертларга йөрттеләр.

– Татар хатын-кызла­ры арасыннан кемне үзең өчен үрнәк дип саный­сың?

– Җырчы Гүзәл Уразованы бик яратам. Аның җырларында үстем дияргә була. Авыл мәдәният йортында Гүзәл Уразова репертуарыннан җырлар башкарганым исемдә. Ул сәләт­ле, уңган, матур хатын-кыз. Гел елмаеп кына тора, халык та аны үз итә, гаиләсе дә күркәм.

– Көнеңне нинди сүз­ләр белән башлыйсың?

– Һәр көнне могҗиза кебек каршы ал – бу минем тормыш шигарем.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*