tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган як тарихына багышланган басмалар презентациясе
Туган як тарихына багышланган басмалар презентациясе

Туган як тарихына багышланган басмалар презентациясе

Бүген, 26 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында туган як тарихына багышланган басмаларның презентациясе булачак.

Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә оештырылган бу чарада

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китаплары тәкъдим ителәчәк.

«Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» китабында Татарстанның Саба һәм Теләче районнарындагы авылларның, аеруча иң борынгыларының берсе булган Сатыш авылының тарихы, аның халкының гореф-гадәтләре, ачы язмышлары һәм казанышлары сурәтләнә. Язмалар бай та­рихи чыганакларга һәм дәлилләргә нигезләнгән һәм шуның белән фәнни ачыш­ларга дәгъва белдерә.

«Хужа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы Татарстанның Кайбыч районында гомер итүче керәшен татарлары тормышын чагылдыра. Китапта шактый тарихи рәсми документлар бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*