tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәрендә татарча чыршы бәйрәме уздырылды
Түбән Кама шәһәрендә татарча чыршы бәйрәме уздырылды

Түбән Кама шәһәрендә татарча чыршы бәйрәме уздырылды

Түбән Кама каласының «Шинник» спорт сараенда зур тантана – туган телебездә чыршы бәйрәме уздырылды. Г.Тукайның “Шүрәле”се генә түгел, кара урманнан килгән Убырлы да, хәттә мультфильм геройлары да саф татарча сөйләшергә өйрәнгәннәр.
Гомумән, килеп керүгә үк матурлыктан күз камашырлык, үзеңне сихри бер патшалыкта итеп хис итәсең. Зур залның дүрт як стенасы да махсус бизәлгән, сихри-әкияти йортны хәтерләтә. Анда сурәтләнгән кышкы бизәкләр, Кар бабайлар, урман җәнлекләре барысы да чын кебек, әйтерсең лә җыйнаулашып бәйрәмгә күңел ачарга килгәннәр. Берсеннән-берсе зәвыкле костюмнан киенгән мультфильм геройлары: куян, бүре, аю, төлке, бегемот һ.б. да шуны раслый кебек. Зал уртасына нәфис чыршы куелган.

Тирә-юньгә милли көй агыла… Күз явын алырдай милли киемнән киенгән алып баручылар: Ләйсән Аслаева белән Азалия Кәримова, Тәүфыйк ролен башкаручы – Ралиф Сәләхиев, Кар кызы – Лилия Шәйхатдарова, Кыш бабай – Руслан Әмиров, Убырлы – Гүзәл Зәйнуллина, Шүрәле – Таһир Багаутдиновлар, үзләренең матур сөйләмнәре белән тамашачыларны үзләренә караттылар, һәммәбезгә дә үрнәк булып торырлык, осталыклары да чиксез, мавыктыргыч итеп алып баруларында чагылды. Хәер, Кыш Бабай белән Кар кызы да татар халык көенә бии-бии керделәр, нәниләрне котлап бүләкләр өләштеләр.

Бәйрәмгә күңел ачарга килгән балалар әти-әниләре, апа-абыйлары, эне-сеңелләре белән бергәләшеп саф татар телендә чыршы тирәли җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренешләр куйдылар. Бер сәгатькә якын дәвам иткән тамашының үтеп киткәнен сизми дә калдык. Бәйрәм тәмамлангач та халыкның тараласы килмәде. Шушындый бай эчтәлекле тамашаны оештырган Бөтендөнья татар конгессының Түбән Кама бүлекчәсе рәисе Рөстәм Ганиевка, «Татнефть-Нефтехим» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә итүче компаниясенә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Саф татар телендә берсеннән-берсе оста уйнаган әкият геройлары белән чиратлашып фотосурәткә төштеләр.
Түбән Камадагы милли чыршы бәйрәме башка калалар һәм татар төбәкләре өчен үрнәк булырлык!

Нурзия Мирхазова

Түбән Кама шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*