tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылды
Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылды

Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылды

2014 елның сентябре республикабызның нефть- химия сәнәгате үзәге булган Түбән Кама өчен гаять әһәмиятле вакыйга белән башланып китте. 50 дән артык милләт вәкиле яшәгән яшь калада Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Шәһәр туган көненә менә дигән бүләк һәм әлеге мөһим объектның Мәдәният елында барлыкка килүе аеруча үзенчәлекле.

Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә килгән мәртәбәле кунакларны  төрле милләт көйләренә биюче үзешчән сәнгать осталары каршы алды.

Беренчеләрдән булып иҗтимагый оешмаларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин котлады һәм Халыклар дуслыгы йортының  һәрвакыт тулы булып торуын, алга таба да үсеш  алуын теләде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Түбән Камада барыбызны да берләштерүче, матур традицияләрне саклаучы, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни дуслыгын ныгытучы мондый йортның күптән кирәк булуын билгеләп үтте һәм өй туена бүләккә республика хөкүмәте,Татарстан халыклар Ассамлеясе исеменнән музыкаль аппаратура алуга акчалата ярдәмсертификаты тапшырды. Котлау сәламләүләреннән соң тантана кунаклары бинаны карап чыктылар һәм милли-мәдәни оешмаларның кабинетлары белән таныштылар.

Иркен бинада 24 коммерцияле булмаган оешма урын алды. Монда рус, чуваш, украин, башкорт, немец, таҗик, әзербайҗан халыклары вәкилләре очраша ала. Керәшеннәр мәдәни-этнографик җәмгыяте үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама оешмасында кадерле кунакларны  татарча сәламләп, гармун көйләре  белән каршы алдылар. Оешма җитәкчесе Рөстәм Ганиев эшчәнлегебез турында кыскача мәгълүмат биреп үтте.  Стендларда – тарихи шәхесләребезнең акыллы фикерләре, милли мохит чагылышы. Түбәнкамалылар матур традицияләрне сакларга тырыша. 80 нче елларда татар зыялылары     оештырып җибәргән “Җидегән чишмә” кичәләре бүген дә дәвам итә. С.Садыйкова, С.Хәким, Б.Урманче, Н.Нәҗми кебек күренекле шәхесләр белән очрашу  мизгелләре “Җидегән чишмә”  елъязмасында  кадерле ядкарь булып саклана. Фотоларны күреп алуга Фәрит Мөхәммәтшин 2001 елда сәхнәдән чыгыш ясаганын  бик җылы искә алды һәм конгресс бүлеге альбомына изге теләкләрен язып калдырды

Монда тупланган материаллар, Болгар җыены, татар көрәше, сабантуйларга багышланган стендлар, БТК эшчәнлегенә, “Ак калфак” оешмасына, татар яшьләре форумына кагылышлы тематик альбомнар конгресс кабинетында узачак  чаралар өчен  мәгълүмати нигез булып торачак.

Әлфия Хафизова.
Түбән Кама

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*